Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацияләр үсеше һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә Татарстан сәнәгатенең төп тармакларын үстерү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацияләр үсеше һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов күчмә утырышны уздыру өчен Татарстан сайлануын һәм икътисадны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде.
Татарстан – Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Бүген республика төяп җибәрелгән продукция күләме буенча илдә 5 урында. Моннан тыш, Татарстан – төп капиталга инвестицияләр кертү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Россиядә өченче урында торган төбәк. Киләчәктә үсеш юнәлешләре Стратегия-2030 билгеләнгән: нефть-газ химиясе, авыл хуҗалыгы һәм автомобильләр төзелеше тармаклары, -дип билгеләп үтте ул.
Татарстан – нефть республикасы. Без 35 млн. тонна нефть чыгарабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Татарстан предприятиеләре 17 млн. тонна нефть эшкәртә. Ел азагында без 6 млн. тонналык нефть эшкәртү заводын төзеп бетерәчәкбез. Барлыгы якынча 23 млн. тонна нефть эшкәртәчәкбез. Яңа зур проектлардан Рөстәм Миңнеханов аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын ачуны, шулай ук «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә яңа этилен комплексы төзүне билгеләп үтте, соңгысы елына 1,2 млн. тонна этилен җитештерәчәк.
Республиканың тагын бер система барлыкка китерүче тармагы, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы. Татарстан ил буенча сөт җитештерүдә – беренче урында, икенче урында – бәрәңге игү буенча, дүртенчедә – ит җитештерү буенча.
«Агросәнәгать комплексы өчен җитештергән товарын сату базары зур әһәмияткә ия. Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы җитештерүләре үз продукциясен сатудан бик аз керем ала. Шуңа күрә без Казанда эре агросәнәгать паркы төзедек. Барлыгы республикада агросәнәгать паркы булдыру планлаштырыла, җитештерүче үз товарын арадашчылардан башка гына сата алачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Республика сәнәгате структурасында да сизелерлек үзгәрешләр булып узды. 2010 елдан эшкәртү секторы өлеше 62,8%тан 70,9%ка кадәр артты, диде Рөстәм Миңнеханов.
Автомобильләр төзелеше темасына күчеп, Татарстан Республикасы Президенты бу тармактагы ике әйдәүче компанияне – «КАМАЗ» һәм «Форд Соллерс»ны билгеләп үтте. Республикада технопарклар, индустриаль парклар, төрле сәнәгать мәйданчыклары булдыруга җитди игътибар бирелә.
«Барлык бу проектларны гамәлгә ашыру федераль хакимият органнарының тиешле ярдәменнән башка мөмкин түгел. Үз эшебездә без Дәүләт Думасы депутатлары ярдәмен һәрвакыт тоябыз», - дип йомгак ясады ул.
Аннан соң Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Ирек Богуславский һәм Әлфия Когогина чыгыш ясады.
«Татнефть» ширкәтенең нефть-химия комплексына керүче «Нижнекамск-техуглерод» акционерлык җәмгыятендә акционерларның гомуми җыелышы булып узды. Җыелыш барышында еллык хисап һәм 2016 елның еллык бухгалтерлык исәп-хисабы расланды.
«НКТУ» акционерлык җәмгыяте 14 төрле техник күмер эшләп чыгара һәм Омск Карбон Групп, «Ярославский технический углерод» ачык акционерлык җәмгыяте кебек җитештерү берләшмәләре белән беррәттән бара. 2016 елда 118 мең тонн продукция җитештерелгән һәм сатылган (шуларның 85 мең тоннасы Россиядә, 33 мең тоннан артыгы чит илләргә сатыла). Түбән Каманың югары сыйфатлы техуглероды турында яхшы беләләр һәм аны 19 ил сатып ала. Алар арасында иң әһәмиятлеләре Төркия, Польша, Швейцария, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.
Оешмада җитештерүне яңарту, технологик җиһазларны яңадан тергезү һәм яңадан коралландыру буенча эш алып барыла. Җитештерү куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре завод җитәкчелегенең даими күзәтүе даирәсендә тора.
Җыелыш барышында яңа Директорлар советы сайланды.
Җәмгыятьнең тышкы аудиторы итеп «БФ-Аудит» акционерлык җәмгыяте аудиторлык ширкәте сайланды.
Җыелыш барышында Җәмгыять Уставының яңа редакциясе кабул ителде.
«КАМАЗ»ның төзәтү хезмәтләре җитештерү циклында даими эшләүче җиһазларны яңадан торгыздылар.
Җиһазлар май бәйрәмнәре вакытында төзәтелделәр. «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең мөһәндисләр үзәге директоры - баш механик Сергей Смолин сүзләре буенча бу вакыт эчендә заводта 450 дән артык эшләр башкарылды, шуларның 20 дән артыгы аеручы мөһим дип аталган эшләр исемлегенә керә.
Двигательләр заводында «Сыйфат трансформациясе» программасы кысаларында Renault автоматик сызыгын торгызу-төзекләндерү эше башкарылды.
Тимерчеләр заводында LZK-6.300 прессын (эскәнҗәсен) төзәтү эше тәмамланды. Әлеге пресста күперләр төзү өчен күп төрле тешле тәгәрмәчләр ясала.
Тагын бер мөһим эш – ул куркынычсызлыкны арттыру. Махсус автомобильләр һәм транспорт департаментының белгечләре һәм хезмәткәрләре берләшмәнең заводларындагы краннарны һәм кран-өрлекләрне тикшерделәр һәм төзәттеләр. Берничә көн эчендә җиде күтәрү корылмалары тәртипкә кертелде, һәм шулай ук 80 метр тикшерелде.
Бүген Haier компаниясе тантаналы рәвештә йөз меңенче суыткычны эшләп чыгарды.
Чарада Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәинов катнашты.
«Беренче проекттан соң кануннарның һәм Россия үзенчәлегенең мәсьәләләре безгә хәзер аңлашылды. Завод – әле беренче генә этап. Сезнең хөкүмәтегезнең безне квалификацияле кадрлар белән алга таба да ярдәм итүе безнең өчен бик мөһим» - диде корпорациянең көнкүреш техникасы буенча вице-президенты Шу Хай.
Haier - «Яр Чаллы» алда баручы социаль-икътисади үсеш территориясенең беренче резиденты, һәм әлеге вакытта иң уңышлысы. Проектка керүче инвестицияләрнең күләме 50 миллион доллар тәшкил итте. Заводта рәсми рәвештә 488 кеше эшли. Беренче этапта җитештерү куәте елына 250000 данә җитештереп чыгарылучы техниканы тәшкил итте. 2018 елга ул ике тапкыр артачак. Бүгенге көндә продукция Россиядә генә кулланылмый. Сату каналлары еракка Европага һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләренә кадәр сузыла.
25 майда Беларусьның Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән бергә "Химград" технополисы һәм "Казаньоргсинтез" гавәми акционерлык җәмгыяте оешмаларының үсеше белән танышты.
"Химград" технополисында булган вакытта кунакка индустриаль парк резидентларының җитештерү мәйданнарын күрсәттеләр. "Химград"ның төп фикере булып резидентларга аренда һәм/яки сатып алу хокукы нигезендә мәйданнар һәм җир кишәрлекләрен тәкъдим итү тора. Резидентларга һөнәри идарә итү компаниясе ярдәм күрсәтә, эш "бер тәрәзә" принцибы буенча оештырылган. Резидентларны үзәкләштерелгән рәвештә чимал белән, шул исәптән аның дефицитлы төрләре белән тәэмин итү оештырылган. Өстәмә хезмәт күрсәтүләр мөмкин, мәсәлән, резидентлар өчен акча җәлеп итү.
Белорусь хөкүмәте Башлыгына, шулай ук, Татарстан биотехнологияләре инжинирингының регионара үзәге эше турында сөйләделәр. Ул 2016 елда "Химград" технополисында ачылды. Үзәктә аграр сектор өчен биотехнологик продуктлар эшләү һәм җитештерү буенча комплекслы инжиниринг мәсьәләләрен хәл итү буенча эш бара. Андрей Кобяков моны киләчәктә бик кирәк булачак юнәлеш дип атады.
Белорусь Премьер-министры шулай ук "Казаньоргсинтез" гавәми акционерлык җәмгыятендә дә булды. "Казаньоргсинтез" гавәми акционерлык җәмгыяте этиленның полимерларын һәм сополимерларын җитештерүче иң эре оешма, Россия Федерациясе химия сәнәгатенең Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдә стратегик әһәмияте булган һәм ТАИФ ширкәтләре төркеменә керүче әйдәп баручы предприятиесе. Моннан тыш, Андрей Кобяков 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен Россиядә төзелгән иң беренче футбол стадионы "Казань Арена" стадионының мөмкинчелекләре белән танышты.
25 майда Ингушетия Республикасы Башлыгы Юнус-бек Евкуров Татарстан Республикасындагы эш сәфәре кысаларында «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» акционерлык җәмгыятендә булды. Әлеге очрашу барышында кунак Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәинов, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев һәм «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Александр Карпов белән бергә заводның хәрби һәм хезмәт даны музеенда кунакта булды, заводның суднолар төзү цехын карады, хәрби кораблар төзү өлкәсендәге яңадан-яңа эшләнмәләр һәм өметле проектлар белән танышты. Шулай ук, 21631 проектындагы „Ингушетия“ кече ракеталы корабның төзелешен тикшерде.
26 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексы объектларында куркынычсызлык тәэмин итү һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләре буенча Россия Энергетика министрлыгының ягулык-энергетика комплексы объектларының куркынычсызлыгын норматив-хокукый яктан тәртипкә салу бүлеге башлыгы Сергей Шабалин, оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре, көч куллану ведомстволары вәкилләре (Россиянең Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе, Россиянең Татарстан Республикасы буенда Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе, Россиянең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе) һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында киңәшмә булып узды.
Киңәшмә алдыннан Түбән Кама һәм Казан шәһәрләренең берничә оешмасына Россия Энергетика министрлыгыннан вәкил килде. Әлеге вәкил оешмаларның 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлекләре белән танышты. Тикшерү вакытында әлеге оешмаларда куркынычсызлык тәэмин итү эшләрен югары дәрәҗәдә оештырылуы турында билгеләнде, ягулык-энергетика комплексы объектларында куркынычсызлык тәэмин итү һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендә кануннарны камилләштерүгә юнәлдерелгән законнарны үтәү карашлары һәм норматив-хокукый актларның проектлары турында фикер алышынды.
25 майда «Казан милли тикшеренү технология университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесенең сәләтле балаларга химик тирәнтен белем бирү лицей-интернатын тәмамлаучылар өчен «соңгы» кыңгырау яңгырады. Тантананың сәбәпчеләрен сыйныф җитәкчеләре белән бергә мактаулы кунаклар, ата-аналар, педагоглар, тәрбиячеләр һәм лицей укучылары, узган елда тәмамлаучылар каршы алды.
Әлеге дулкынландыргыч һәм бәйрәм көнендә чыгарылыш сыйныфларын лицей директоры Лилия Ибрашева, Казан милли тикшеренү технология университетының даими белем бирү буенча проректоры, профессор Любовь Овсиенко, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Мәгариф идарәсе башлыгы Раиса Афанасьева, «Йокогава Электрик СНГ» чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыять филиалы директоры Алексей Анохин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә бүлеше башлыгы Андрей Фёдоров котладылар.
Бу көнне лицейда уку елын бишле билгеләренә генә тәмамлаучы 9 һәм 11 сыйныфтагы 13 укучыга алтын медальләр тапшырылды. Җиденче сыйныф укучылары лицейны тәмамлаучыларга көлкеле һәм шаярулы котлаулар әйттеләр. Лицейны тәмамлаучылар укытучыларга, тәрбиячеләргә карата үзләренең рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Аларның һәрберсе исеменә оригиналь җыр башкардылар һәм махсус дипломнар бүләк иттеләр, шулай ук «Ботаниклар» дип аталган заманча бию күрсәттеләр һәм искиткеч вальс биеделәр. 9 сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр һәм гитара белән дулкынландыргыч җыр башкардылар. Укуны тәмамлаучылар сыйныф җитәкчеләренең барсына да төсле комнан бәхет бөтиләре ясаганнар. Салават күперенең җиде төсе мәктәп тормышы турында иң яхшы истәлекләр калдырачак. Ата-аналар лицейның педагоглар коллективына тирән рәхмәтләрен белдерделәр һәм укучыларга җылы теләкләр теләделәр. Соңгы кыңгырау мәктәп тормышының йомгаклау аккорды булып яңгырады. Аны чыңлату хокукына җиденче сыйныф укучысы Азалия Сафия ия булды. Ахырда укуны тәмамлаучылар үзләренең күңелләре түрендәге теләкләрен теләп һавага күгәрченнәр һәм шарлар җибәрделәр. Әлеге шарлар төрле төстәге нокталар булып югарыга омтылдылар һәм тормышның тагын бер сызыгы артта калды.
2017 елның 10 июненнән 10 сентябренә кадәр Астана шәһәрендә (Казахстан Җөмһүрияте) «Киләчәк энергиясе» темасына Халыкара ЭКСПО-2017 махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
Россиянең ЭКСПО-2017дә катнашу кысаларында энергетика өлкәсендәге иң әһәмиятле юнәлешләргә багышланган халыкара эш программасы оештырылачак. Гаять зур энергетик тигезлекне эзләү төп тема булып торачак. Программа шартлы рәвештә тематик бүлекчәләрдән тора. Әлеге бүлекчәләрнең дәвамлылыгы 1 атна дәвам итәчәк.
Россия тәкъдим итәчәк күргәзмә ЭКСПО-2017дә иң зурларның берсе булып тора һәм 1000 кв.метр мәйданны тәшкил итә. Күргәзмә зонасы дөньядагы бердәнбер Рус Арктикасы табигать регионы үрнәгендә илебездәге энергетик потенциалның темасын ача.
Күргәзмәгә килүче керү белән «Энергия порталына» (ENERGY PORTAL) эләгә. Төп экспозиция белән танышу «Арктика энергиясе» дип аталган кереш инсталляциядән башлана. Ялтырап торучы Арктика бозларыннан, төнъяк балкышы һәм башка тамаша төрләреннән торган күпкырлы декорация Арктика регионының мохитын тудырачак.
Илебездә атом өлкәсен үстерү һәм аның казанышлары «Поляр ярым сфера» дип аталган мультимедиалы күргәзмәдә яктыртылачак. Күргәзмәгә килүчеләр монда Җирнең арктик ноктасындагы мохитка эләгәчәкләр һәм теләге булган һәр кеше тәэсирле Арктикага кагыла алачак.
«Киләчәк энергиясе» илебезнең энергетикасы өлкәсендәге казанышларга һәм гидроэнергетикадагы, күмер-водород өлкәсендәге, альтернатив һәм яңаручы энергетикадагы эшләнмәләргә багышланган тематик бүлекчәләрдә чагылачак.
«Россиядә экология елы»на ярдәм итү кысаларында күргәзмәдә шулай ук яшәп китүче экология тәртипләрен, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклап калу темасы да тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә килүчеләр «Арктиканың табигате», «Арктиканың су асты дөньясы. Шельф», «Арктиканың үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Бозлар» дип аталган хәрәкәтчән видео-инсталляцияләрне күрәчәк. Аеруча игътибар сирәк очрый торган хайваннарны саклау һәм аларны арттыру турындагы проектларга юнәлтеләчәк.
Күргәзмә ахырында кунаклар ЭКСПО-2017нең өч ай буе эшләү дәверендә халыкара күпкырлы күргәзмә темасы буенча Россия ширкәтләре һәм регионнары тарафыннан оештырылган алдынгы технологияләрне һәм икътисади көч-куәтне күрсәтүче, алмаштырыла торган экспозицияләр зонасына эләгәчәкләр.
Россиянең ЭКСПОдагы мәдәни программасы проектның төп чараларына өстәмә булачак. ЭКСПО кысаларында Россия регионнарының фестивале узачак. Әлеге фестивальдә Россиянең төрле почмакларыннан килгән артистлар һәм иҗади коллективлар катнашачак.
Тәфсилле программа белән Россия павильоны сайтында таныша аласыз (http://www.russiaexpo2017.ru/partners-and-participants/preliminary-program/).
2017 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашу чарасында катнашты.
Кунакларны каршы алганда Рөстәм Миңнеханов: «Белоруссия делегациясенең республикага килүе Россия Федерациясе белән Беларусь Республикасы арасындагы дусларча мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән татарстан-беларуссия хезмәттәшлеген үстерүнең хәзерге халәте һәм алдагы киләчәге турында фикер алышу өчен бик яхшы мөмкинлек», - дип билгеләп узды. «Татарстанга бу килүегез үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә яңа этәргеч бирер дип, ышанабыз» - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов, 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Беларусь арасындагы товар әйләнешенең гомуми күләме $700 млн. тәшкил итүе турында хәбәр итте. Шул ук вакытта, ул булган мөмкинлекләр тулы күләмдә кулланылмый, сәүдә-икътисади һәм инвестиция хезмәттәшлеген киңәйтү буенча күп көч куярга кирәк дип саный.
Андрей Кобяков үз чиратында Белорусьтан килгән кунакларны эчтәлекле кабул итүләре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Казанда шундый эре халыкара чара узу сәбәпле, вакытыгыз тыгыз булуга карамастан, очрашуга вакыт табуыгыз өчен Сезне тирән ихтирам итәбез», - дип Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте ул.
Андрей Кобяков сүзләре буенча, россия регионнары арасында Татарстан Белорусьның иң мөһим сәүдә партнерларының берсе булып тора. «Бүгенге көндә без үзара товар әйләнеше күләмен үстерү юлына чыктык. Киләкчәктә машина төзү өлкәсендә җитештерү кооперациясен үстерү юнәлешендә, фәнни-техник хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр өлкәсендә дә эшләргә өметләр бар», дип өстәде Беларусь Республикасы Премьер-министры.
Исегезгә төшерәбез, Андрей Кобяков Казанга БДБ хөкүмәтләре башлыклары советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышы кысаларында узучы чараларда катнашу өчен килде.
Мәкалә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте материаллары нигезендә язылды.