Предприятие Түбән Кама районында төзелә торган яңа биотехнологик кластерның төп проектларының берсе булачак һәм «Зелёная долина» махсус икътисадый зонасының Түбән Кама мәйданчыгында беренче резидент булачак. Проект Россия Хөкүмәте һәм Татарстан җитәкчелеге, Кытай һәм Россия партнерлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Бу хакта Россиянең Перу Республикасындагы Сәүдә вәкиле Павел Дорохин Татарстан компанияләре белән онлайн-очрашуда хәбәр итте. Ул ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» форматында узды. Очрашуда Татарстан компанияләренең 30га якын вәкиле катнашты.
Татэнергода «Татарстан энергетикасының кадрлар потенциалы: системалы чаралар һәм нәтиҗәләр» темасына энергетика тармагы кадровиклары клубы утырышы узды. Спикерларның берсе республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев булды.
«Анатомика» компаниясе «Зеленодольск» сәнәгать паркында янбаш-бот буыннары эндопротезларын тулы цикллы яңа югары технологияле җитештерүне башлап җибәрде. Предприятие елына 20 меңләп эндопротез комплекты чыгарырга планлаштыра.
Ә республикадан тәэмин итүчеләр, подрядчылар саны 1,5 меңгә җиткән. Бу хакта «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан нефть-газ химиясе форумын әзерләү һәм уздыру турында» матбугат конференциясендә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов хәбәр итте. Ул «Казан Экспо» ХКҮ 26-28 август көннәрендә узачак.
Район территориясендә җирле партнерлар белән бергә махсус техника җитештерү планлаштырыла. Проект дөньяның әйдәп баручы төзелеш техникасы җитештерүчеләренең берсе продукциясен локальләштерү буенча заманча завод төзүне күздә тота.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко China Eastern Airlines Россия филиалы генераль директоры Кан Сяофэн белән очрашты. Бу Кытай Халык Республикасының иң эре дәүләт авиакомпанияләренең берсе. Яклар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Зур култык регионы (Гуандун-Гонконг-Макао провинциясе) эшкуарлары «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнашу өчен килделәр.
«РОСТКИ» халыкара форумы кырларында «Бизнес-диалог: Россия һәм Кытай» темасына сессия узды. Спикерларның берсе Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко булды.
Ул 17-19 август көннәрендә «Казан Экспо» ХКҮ уза. Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, КХРның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй әфәнде, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бараков, Шэнси провинциясе Халык Хөкүмәте губернаторы урынбасары У Вэньган әфәнде һәм башкалар сәламләде.