Район территориясендә җирле партнерлар белән бергә махсус техника җитештерү планлаштырыла. Проект дөньяның әйдәп баручы төзелеш техникасы җитештерүчеләренең берсе продукциясен локальләштерү буенча заманча завод төзүне күздә тота.
Бөгелмәдә проектны гамәлгә ашыру шәһәргә, Россия һәм Кытай предприятиеләре арасында озак вакытлы хезмәттәшлекне тирәнәйтеп, Казан һәм Кама аръягы агломерацияләре белән беррәттән инвестицияләр һәм технологияләр җәлеп итү ноктасына әверелергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «SANY Group» компаниясенең чит ил проектлары җитәкчеләре барында килешүгә район башлыгы Дамир Фәттахов һәм «Sany» генераль директоры Вячеслав Лядов кул куйдылар.