Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Кытай эшкуарлары делегациясе белән очрашты

2026 елның 18 августы, сишәмбе

Зур култык регионы (Гуандун-Гонконг-Макао провинциясе) эшкуарлары «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнашу өчен килделәр.

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Кытай бизнесы вәкилләре белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты һәм республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде.

Эшкуарлар, үз чиратында, үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр һәм Татарстанда бизнесны үстерү планнары белән уртаклаштылар.

Аерым алганда, ЧПУлы станоклар җитештерүдә махсуслашкан Taiju Group компаниясе вице-президенты Ши Бинлань Татарстан территориясендә продукция җитештерүне локальләштерү проектын гамәлгә ашыру белән кызыксынуын белдерде.

Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International