Перу базарына уңышлы чыгу системалы якын килүне һәм озак вакытлы хезмәттәшлеккә әзерлек таләп итә

2026 елның 21 августы, җомга

Бу хакта Россиянең Перу Республикасындагы Сәүдә вәкиле Павел Дорохин Татарстан компанияләре белән онлайн-очрашуда хәбәр итте. Ул ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» форматында узды. Очрашуда Татарстан компанияләренең 30га якын вәкиле катнашты.

Очрашуның төп тезислары:

- Перу – Латин Америкасының перспективалы икътисадларының берсе, тотрыклы макроикътисады, сәнәгать продукциясенә, җиһазларга, технологияләргә һәм ачык тышкы сәүдәгә ихтыяҗы зур. Ил дөньяның 59 икътисадын үз эченә алган ирекле сәүдә турында 24 килешү төзегән.

- Перуга Россия экспортына минераль ашламалар, химик продукция, металл продукциясе, катыргы, җиһазлар керә. Перу Россиягә балык һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җибәрә. 

- Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре – тау чыгару сәнәгате, энергетика, транспорт инфраструктурасы, АСК, цифрлы икътисад, климат үзгәрешләренә җайлашу проектлары.

- Перу базарында эшләү үзенчәлеге – шәхси элемтәләрнең һәм ышанычлы мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге. Күргәзмәләрдә, бизнес-миссияләрдә һәм турыдан-туры сөйләшүләрдә катнашу җирле партнерларны эзләүнең иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе булып тора.

- Россия компанияләре өчен башлангыч этапта клиент базасы һәм җирле таләпләрне белгән җирле импортерлар һәм дистрибьюторлар белән хезмәттәшлек итү максатка ярашлы. Базарга чыкканда сертификацияләү таләпләрен исәпкә алу һәм испан телле коммерция материалларын тәэмин итү мөһим. 

- Перу базарында югары конкуренция аркасында акцент бәягә генә түгел, ә технологик өстенлекләргә, сервис сыйфатына һәм чишелешләрне заказчы ихтыяҗларына яраклаштыру мөмкинлекләренә дә ясарга кирәк. 

Россиянең Перудагы Сәүдә вәкиллеге элемтәләре:

+51 (1) 654-85-96

lima@minprom.gov.ru

«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт»  илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International