Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко China Eastern Airlines Россия филиалы генераль директоры Кан Сяофэн белән очрашты. Бу Кытай Халык Республикасының иң эре дәүләт авиакомпанияләренең берсе. Яклар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Шулай ук China Petroleum Technology and development Corporation бизнесны үстерү буенча директоры Шуан Лян белән Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов очрашты.
Petroleum Technology & Development Corporation – Кытай милли нефть корпорациясенең бүлендек компаниясе. Ул Кытайның иң эре профессиональ чит ил сәүдә компаниясе булып тора, нефть продуктлары һәм нефть химиясе материаллары, җиһазлар һәм технологияләр җитештерү һәм китерү буенча махсуслашкан.
Очрашуда Дмитрий Гуськов Татарстанның сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Яклар шулай ук хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында да фикер алыштылар.
Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.