Предприятие Түбән Кама районында төзелә торган яңа биотехнологик кластерның төп проектларының берсе булачак һәм «Зелёная долина» махсус икътисадый зонасының Түбән Кама мәйданчыгында беренче резидент булачак. Проект Россия Хөкүмәте һәм Татарстан җитәкчелеге, Кытай һәм Россия партнерлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
DL-метионин хәзерге заман терлекчелеген һәм кошчылыкны үстерү өчен бик мөһим компонент булып тора. Әлеге проектны гамәлгә ашыру илебезнең агросәнәгать комплексын үзебезнең югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә, илнең азык-төлек иминлеген ныгытырга, шулай ук шактый зур экспорт потенциалын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Завод елына 100 мең тонна DL-метионин җитештерүгә исәпләнгән.
Җитештерүгә 106 млрд. сум инвестицияләнәчәк. Бу 390 эш урыны булдырырга, нефть химиясе һәм биотехнологияне бердәм җитештерү чылбырында берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.