Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Кабан күлендә «Дракон» кытай көймәләрендә Татарстан предприятиеләре һәм компанияләре арасында ярышлар узды. Алар «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында узды.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Абхазиядәге Сәүдә вәкиле Залина Кобесова белән онлайн-очрашу узды. «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» очрашу вакытында Татарстан компанияләренең 40ка якын вәкиле катнашты.
13 августта ул район башлыгы Ленар Зарипов белән берничә объектта булды. Актаныш агрегат заводында автомобиль комплектлаучы детальләр җитештерүне яңарту район өчен мөһим вакыйга булды. Бүген биредә 25 кеше эшли.
Социаль өлкәдән алып җитештерү өлкәсенә кадәр төрле тармаклардан барлыгы 15 меңнән артык хезмәт кешесе gordost.tatar.ru тәкъдим ителгән инде.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Сәүдә вәкиле Станислав Янковц белән онлайн-очрашу узды. «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» диалогында республиканың төрле өлкәләрдән 40 тан артык компания вәкиле катнашты.
22 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә коммерцияле транспорт индустриясенең төп вакыйгасы — COMTRANS 2026 халыкара күргәзмәсен ачу тантанасы була.
Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер РБК интервьюсында хәбәр итте.
Республика Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Рәисенең кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде белән очрашуда Һиндстан белән Татарстан арасындагы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрендә уңай динамиканы билгеләп үтте.
Россия буенча роботлаштыру тыгызлыгы узган ел 2024 ел дәрәҗәсендә калды – 10 мең хезмәткәргә 29 робот. Иннополиста сәнәгатьтә роботлаштыруны гамәлгә кертүнең стратегик мәсьәләләре һәм каршылыклары турында фикер алыштылар.