Олег Коробченко: «Татарстан Кытай белән уртак проектларны эшләтеп җибәрү өчен нәтиҗәле мәйданчык булды»

2026 елның 17 августы, дүшәмбе

«РОСТКИ» халыкара форумы кырларында «Бизнес-диалог: Россия һәм Кытай» темасына сессия узды. Спикерларның берсе Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко булды.

Ул «Татарстан Республикасы — Россия белән Кытай сәнәгать кооперациясе драйверы» дигән доклад белән чыгыш ясады.

«Россия һәм КХР арасында сәнәгать кооперациясен үстерүдә Татарстан аерым роль уйный. Безнең республика белән Кытай арасында товар әйләнеше өч ел рәттән үсә. Узган ел ул 3,3 млрд доллардан артып китте, – диде Олег Коробченко. Махсус икътисадый зоналар капитал җәлеп итү һәм кооперацияне үстерүнең төп инструментларының берсе булды».

Татарстанның Кытай партнерлары белән уңышлы гамәлгә ашырылган проектлары күп.

«Бүген безнең алда торган бурыч темпларны саклап калу белән генә чикләнми. Безгә кооперацияне яңа дәрәҗәгә дә чыгарырга кирәк булачак — тәэмин итү чылбырын үстерү, уртак индустриаль парклар һәм яңа гомуми проектлар булдыру хисабына», — дип ассызыклады Олег Коробченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International