ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 8-9 аперелендә Казанда Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе утырышы узачак. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнаша. 

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" ел саен уздырыла торган республика бәйгесенә багышланган “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың попечительләр советы утырышын уздырды.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

   Министрның беренче урынбасары Р.Х.Кәбиров "Нәтиҗәле идарә: стратегиядән гамәлләргә" дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең квалифиациясен арттыру программасы  курсларын үтә (2015 елның 6-8 апрелендә).


4
апрель, 2015 ел
шимбә

2015 елның 3 апрелендә министр урынбасары  А.Ш.Хөсәенов Казан шәһәре Декабристлар урамы 79 йортында урнашкан яңа форматлы  «Перекрёсток» супермаркеты ачылышында катнашты. 


3
апрель, 2015 ел
җомга
2015 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. 

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 1 апрелендә казан дәүләт энергетика университетында «Данфосс» Дания компаниясенең фәнни-техник үзәге ачылды. 

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия энергетика министрлыгының энергияне сак тоту һәм  энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча Департамент җитәкчесе Александр Митрейкин, Россиядәге «Данфосс» Дания компаниясенең генераль директоры Михаил Шапиро, Казан дәүләт энергетика униеврситеты ректоры Эдвард Әбдуллаҗанов катнашты. 

 

            2015 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында “Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы хакында фикер алыштылар.  Соңгы 7 ел эчендә Татарстанның тулаем төбәк  продукты 25,5 процентка - 1,6 трлн. сумга артты, ә тулаем төбәк продуктын җитештерүгә сарыф ителгән энергия шул ук вакыт эчендә 23,4 процентка кимегән. Моның хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте. “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” XV халыкара симпозиумы кысаларындагы  утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алесей Песошин үткәрде.


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

            2015 елның 1 апрелендә “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV  халыкара симпозиумы ачылды.  Аның эше  3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президентының вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты. 


30
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 1-3 апрелендә “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә «Энергетика. Ресурсларны саклау» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энерггияне сак тоту» XV халыкара симпозиумы узачак. Агымдагы елның 1 апрелендә чаралар программасы кысаларында түбәндәгеләр үткәреләчәк (башлана 8.30с.):
• Халыкара күргәзмәнең һәм Халыкара симпозиумның тантаналы ачылышы;
• күргәзмә экспозициясен карау;
• пресс-якын-килү;
• Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы. Хөкүмәт уырышында “2014-2020 елларга энергия саклау һәм арттыру”
2015 елның 27 мартында “А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы”нда “Ел инженеры -2014” XV Бөтенроссия бәйгесенә лаек булган завод хезмәткәрләрен котладылар.
“Ел инженеры - 2014” бәйгесе нәтиҗәләре буенча Алексей Ефимовка, Мәдинә Коченковага, Светлана Сафиуллинага һәм Илнар Хәйровка “Россиянең һөнәри инженеры” исеме белән сертификат һәм тамга бирелде.
Бәйгенең “Яшьләрнең инженерлык иҗаты” версиясе буенча Андрей Бичков, Михаил Зеленин, Леонид Кулигин лауреатлар булып танылдылар, беренче тур җиңүчеләре - Антон Антонов, Гөлнара Гыйрфанова һәм Екатерина Карева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International