Яңа форматлы «Перекрёсток» супермаркеты ачылды

2015 елның 4 апреле, шимбә

2015 елның 3 апрелендә министр урынбасары  А.Ш.Хөсәенов Казан шәһәре Декабристлар урамы 79 йортында урнашкан яңа форматлы  «Перекрёсток» супермаркеты ачылышында катнашты.

Супермаркет “Иң яхшыга күч” яңа концепциясендә ачылды.  Әлеге супермаркет сәүдә челтәре 20 ел туплаган яңа технологияләрне үз эченә алды. Кибеттә җирле җитештерүчеләрнең товарлары киң урын алган, «фреш» һәм  «ультра-фреш» категорияле продуктларга басым ясалган – яшелчә һәм фруктлар.

«Перекрёсток»  супермаркеты залының яңа бизәленеше, продукциянең киңәйтелгән ассортименты, әдәпле персонал  һәм һәркем сатып ала алырлык бәяләр, сатып алучыларны хөрмәтләп каршы алачак һәм “Иң яхшыга күч”әргә ярдәм итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International