Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды

2015 елның 3 апреле, җомга

2015 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә
 эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының урынбасарлары, республиканың 20  сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгчеләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне сак тоту технологияләре үзәге җитәкчелеге катнашты. Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, сәнәгать предприятиеләренең конкурентлылык сәләтен һәм инновацион  үсешен арттыруның төп инструменты -  хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне сак тоту технологияләре үзәге җитәкчелеге киңәшмәдә катнашучыларга предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программасын булдыру буенча эш концепциясен тәкъдим итте.
Киңәшмә барышында үстерү программаларын гамәлгә ашыру, предприятиеләрнең инфраструктураларын модернизацияләү  проектлары, яңа базар тармакларын үзләштерү исәбенә предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген үстерү мәсьәләләре каралды, дәүләт ярдәме чаралары хакында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International