Казандагы «Энергетика. Ресурсларны сак тоту-2015» күргәзмәсендә 130 артык предприятие катнашты

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

  2015 елның 1 апрелендә “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV  халыкара симпозиумы ачылды.  Аның эше  3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президентының вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.

  Быел күргәзмәдә 130 артык предприятие катнаша, алар энергия һәм ресурсларны сак тоту өлкәсендә заманча җиһазлар һәм алдынгы технологияләр тәкъдим иттеләр. Катнашучылар арасында – Россиянең 29  төбәгеннән һәм дөньяның 15 иленнән төрле фирма вәкилләре.

  “Без әлеге күргәзмәне 16 тапкыр, ә симпозиумны 15 тапкыр оештырабыз. Әлеге мәйданчыкка республика хакимияте,  предприятиеләребез һәм Россия Федерациясе энергетика министрлыгы  зур булышлык күрсәтә. Бүгенге көндә конкурентлылык өлкәсендәге бизнес предприятиеләр өчен генә түгел, хәтта бюджет оешмалар өчен энергия ресурсларын сак тоту программасы булу бик мөһим. Мин сезне барыгызны да бүгенге күргәзмәнең ачылышы белән тәбрик итәм,”- дип әйтте Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны сәламләү сүзендә.

    Panam Engineers LTD компаниясе (Һиндстан) генераль директоры Җаһдиш Праҗапати  әйтүенчә, Россия һәм Һиндстан  1970 еллардан алып актив хезмәттәшлек итәләр, һәм хәзерге вакытта эшлекле һәм партнерлык мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләсе бик актуаль. “Һиндстан Премьер-министры әйтүенчә, вакыт уза, ә безнең дуслыгыбыз үзгәрми. Хәзерге вакытта без үзебезнең мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарга телибез. Һәм Россия Президентының соңгы  визиты бу өлкәдә мөһим адым булды. Без илләребезнең хезмәттәшлек итү тармакларын киңәйтергә телибез,” –дип ассызыклады ул.

   Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистлар белән әңгәмәсендә хәбәр иткәнчә, 2014 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продуктының күләме - 1 трлн. 600 млрд. сум.  “Сәнәгать җитештерүен без ике тапкырга диярлек арттырдык, ләкин без энергияне сарыф итү юлын сайламадык, киресенчә,  «Генерирующая компания», «Сетевая компания», «Татнефть», «Татэнерго», «КАМАЗ» компанияләре эшчәнлеге аркасында, энергияне сак тоту мөмкинлеге туды.  Бүгенге көндә энергия нәтиҗәлелеге мәсьәләсе сәнәгать проедприятиеләре өчен  чыгарыла торган продукциянең үзбәясен һәм халык өчен тарифларны үстермәү белән бәйле”, - диде ул.

  Күргәзмә ачылышы кысаларында “Энергия нәтиҗәле җиһазлар һәм технологияләр” бәйгесе җиңүчеләренә I дәрәҗәдәге дипломнар тапшыру узды.  В.Д.Шашин исем. «Татнефть» ААҢ (Әлмәт шәһәре), «Генерирующая компания»  ААҖ филиалы – Казан ТЭЦ-2, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ һәм башка компанияләр бүләкләнде.

       Россия күргәзмәләр һәм ярминкәләр союзы рейтингы нәтиҗәләре буенча узган елда Казандагы күргәзмә илдә өченче урын алды, алда Мәскәү белән Санкт-Петербург.

Мәгълүмат һәм фоторепортаж «Татар-информ» МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2015/04/01/448414/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International