ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2015 ел
шимбә
2015 елның 27 мартында Алабуга муниципаль районындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә “Хәят Кимья” заводының тантаналы ачылышы узды.
Чарада вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Алабуга” СПТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Хәят Холдинг” идарә рәисе урынбасары Мәхмәт Авни Кигылы, Төркия делегациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

27
март, 2015 ел
җомга
2015 елның 27 мартында Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумы уза. Хәзер Татарстан белән Төркиянең уртак проектларга инвестицияләү һәм аларны гамәлгә ашыру өчен уңай вакыт. Бүген Казанда узучы Татарстан-Төркия форумының пленар утырышыннан соң булган журналистлар белән очрашуда Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы шундый фикер әйтте. Форумда төрле тармаклардан 20ләп Төркия компаниясе вәкилләре (автомобиль тәзелеше, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, төзелеш һәм төзү материаллары) катнаша.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 25 мартында «Корстон» КСКК. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «DEIK» Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр советы рәисе Омәр Җиһад Вардан, төрле тармаклардан 20ләп Төркия компаниясе вәкилләре (автомобиль тәзелеше, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, төзелеш һәм төзү материаллары), шулай ук Татарстан дәүләт хакимияте органнары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узачак.
Форум программасы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион һәм сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш потенциалын чагылдыручы күргәзмә оештырылачак.
Форум барышында Теләче муниципаль районы (Татарстан Республикасы) белән Мирбай (Төркия Республикасы) компаниясе арасында инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүне имзалау планлаштырыла.
Шулай ук форум кысаларында Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы бизнес-даирәләре вәкилләре арасында адреслы очрашулар уздырылачак.

25
март, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президентының вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Allied Mineral Products Америка компаниясе вәкилләре белән булган очрашуда катнашты. Очрашу барышында икеяклы нәтиҗәле хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышынды.
Мәгълүмат өчен:
Allied Mineral Products компаниясе - кою җитештерүе өчен утка чыдам монолит материаллар җитештерү, корыч һәм алюминий җитештерү буенча бөтен дөньяга мәгълүм. Продукция кою җитештерүендә, алюминий һәм корыч җитештерүдә һәм сәнәгать базарында киң кулланыла. Утка чыдам материаллар җитештерү заводлары АКШта, КАРда, Кытайда һәм башка илләрдә урнашкан.
2015 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Даниянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән булган очрашуда катнашты. Очрашу барышында сүз Татарстан белән Дания арасында хезмәттәшлек итүне ныгыту һәм киңәйтү мәсьәләләре хакында барды.
Дания делегациясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов, без уртак проектларны алга этәрергә тиеш, дип әйтте. Ул ассызыклаганча, Татарстанга Даниянең энергия һәм ресурслар саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе бигрәк тә кызыклы, бу юнәлештә “Данфосс” компаниясе белән хезмәттәшлек үстерелә.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның GAMA («ГАМА») Төркия компаниясенең җитәкчелеге белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Төркия хезмәттәшлеге Россия -Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында актив үсә.

2015 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт граждан хезмәтендәгеләрнең хезмәт урынында тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең уртак утырышы узды. Утырыш кысаларында Министрлыкның ришвәтчелеккә каршы көрәш өлкәсендәге эшчәнлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
2015 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җитәкчеләр вәкилләренә һәм хезмәткәрләргә истәлек медальләре һәм Мактау грамоталары тапшырды.

2015 елның 23 мартында  Чаллы шәһәрендәге модернизацияләнгән Ford Sollers заводында  5-меңенче  субкомпактлы Ford EcoSport  кроссоверы эшләп чыгарылды. Әлеге юбилей машинасы – Titanium сериясенең алгы приводлы 1,6 литр  бензин двигательле 122 ат көче күәтле һәм PowerShift 6 баскычлы автомат трансмиссияле ак төстәге машина. Автомобиль курс ныклыгы электрон системасы, SYNC рус телендәге тавыш белән идарә итү мультимедиа системасы һәм кышкы пакет белән җиһазландырылган. 
Мәгълүмат өчен.

Ford EcoSport субкомпактлы кроссовер  предприятиедә тулы цикллы технология буенча җитештерелә. 


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген «Мода һәм стиль. Казан-Яз» күргәзмәсенең 27 ачылышы узды. Әлеге күргәзмә Иделбуе регионының текстиль һәм җиңел сәнәгатенең мөһим чараларның берсе. Күргәзмә эшендә Татарстаннан, Россия регионарыннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Беларусь Республикасыннан 130дан артык компания һәм эшмәкәрләр үз продукциясен тәкъдим иттеләр: олылар һәм балалар өчен кием-салым, баш киемнәре, мехтан һүм күннән эшләнгән әйберләр, өй текстиле, текстиль һәм күн галантереясы, ювелир эшләнмәләр, косметика һәм парфюмерия, сәламәтлек өчен товарлар һәм башкалар. Күргәзмә 18-22 март көннәрендә Казан Ярминкәсе территориясендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International