2015 елның 1 апрелендә казан дәүләт энергетика университетында «Данфосс» Дания компаниясенең фәнни-техник үзәге ачылды.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия энергетика министрлыгының энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча Департамент җитәкчесе Александр Митрейкин, Россиядәге «Данфосс» Дания компаниясенең генераль директоры Михаил Шапиро, Казан дәүләт энергетика униеврситеты ректоры Эдвард Әбдуллаҗанов катнашты.
«Данфосс» компаниясе үзәге – күп тармаклылыгы белән аерылып торган Россиядә иң эре НТЦ. Әлеге үзәктә студентлар һәм белгечләр көч электроникасы, өр яңа җылылык һәм суыткыч җиһазлары белән таныша алалар.
Үзәкнең төп максатларының берсе – энергия нәтиҗәлелеге буенча югары техник белгечләрне әзерләү, шулай ук икътисадның төрле өлкәләрендәге энергия нәтиҗәлелеген үсешенә ярдәм итүче фәнни-техник базаны үстерү. Лаборатория стендлары һәм курслар вуз студентларына һәм гамәли инженерларга куллану өчен рөхсәт ителәчәк.
Үзәкнең ачылышы турындагы мәгълүмат KZN телекомпаниясе сайтында урнаштырылгын: http://kzn.tv/kzntube/datchane-v-pomoshh-nauchno-tekhnicheskijj-centr-otkrylsja-v-ehnergeticheskom-universitete-/