2015 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында “Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы хакында фикер алыштылар. Соңгы 7 ел эчендә Татарстанның тулаем төбәк продукты 25,5 процентка - 1,6 трлн. сумга артты, ә тулаем төбәк продуктын җитештерүгә сарыф ителгән энергия шул ук вакыт эчендә 23,4 процентка кимегән. Моның хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте. “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” XV халыкара симпозиумы кысаларындагы утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алесей Песошин үткәрде.
Утырышта “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы хакында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Таатрстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү департаменты директоры Александр Митрейкин катнашты.
Р.Зарипов докладында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы тулаем төбәк продуктын җитештерүгә сарыф ителгән энергия күрсәткече буенча Идел буе федераль округында - лидерлар исемлегендә. Республиканың тулаем төбәк продуктын формалаштыруга төп өлешне сәнәгать формалаштыра. Сәнәгать секторына беренчель ягулык- энергетика ресурсларын куллану күләменең 87 проценты туры килә. Энергияне күп күләмдә сарыф итә торган предприятиеләр арасында – химия һәм нефть химиясе предприятиеләре. “Энергияне куллануны киметү буенча нәтиҗәле эшчәнлекне «ТАИФ» һәм «Татнефть»” компанияләре күрсәтә. Шул исәптән министр «Казан электр техникасы заводы»н, «Казанькомпрессормаш»ны, «КАМАЗ»ны, «Казан вертолет завод»ын атады.
Татарстанда бүгенге көндә кулланучыларны тотрыклы һәм эффектив энергия белән тәэмин итү буенча “2014-2019 елларга энергетика күәтен кертү буенча юл картасы” гамәлгә ашырыла. Кайбер конкрет чараларны һәм инвестицион программаларны гамәлгә ашыру сәбәпле, электр челтәрләрдә югалтулар 18 процент тәшкил итте. Ләкин шул ук вакытта электр энергиясен җиткерү вакытында югалтулар тулаем дөнья күрсәткечләре белән чагыштырганда югары дәрәҗәдә тора. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры ассызыклаганча, бу өлкәдәге эшчәнлекнең төп юнәлеше – бюджет тармакның энергия нәтиҗәлелеген үстерү.
Тулаем алганда бюджет өлкәсендә 2014 ел нәтиҗәләре буенча энергияне һәм су куллану күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Министр сүзләренчә, 2013 ел белән чагыштырганда, җылылык энергиясе һәм газ буенча 1,4 проценка, электр энергиясе буенча - 1,7 проценка, су буенча - 8 процентка кимү күзәтелде. “Әлеге күрсәткечләр, конкрет алганда, мәктәпләргә капиталь ремонт, мәдәният һәм сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм ремонтлау республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ашырылды. Иң яхшы күрсәткечләр Буа, Мамадыш районнарында һәм Чаллы шәһәрендә”, - дип ассызыклады министр.
Аның әйтүенчә, эре компанияләр моны инде иртәрәк таныды һәм бу юнәлештә актив эшли. Әмма, Татарстан лидеры искәрткәнчә, бу һәркемгә кагыла: шәхси кулланучыдан башлап кече һәм урта бизнеска кадәр. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, нәтиҗәләр, әлбәттә, начар түгел, әмма 2007 ел белән чагыштырганда, 2020 елга тулаем төбәк продуктын җитештерүгә сарыф ителгән энергиянең 40 процентка кимүенә ирешү бурычы торганын онытмаска тиеш. Башта, билгеле, административ чаралар хисабына уңышка ирешәбез. Аннан соң процент яңа технологияләр, системаларны куллану хисабына өстәлә, могҗизага өмет итү урынсыз. Сәнәгатебездә шуннан башка көндәшлек булмаячак”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Мәгълүмат һәм видеорепортаж http://www.tatar-inform.ru/news/2015/04/01/448473/ «Татар-информ» рәсми сайтында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның “2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы хакындагы чыгышы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының http://mpt.tatarstan.ru/rus/rukov/minister/reports.htm?pub_id=310152 рәсми сайтында урнаштырылган.