ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов кытай корпорациясе «Гунда» (Харбин шәһәре) делегациясе белән очрашты.  Очрашуда сәнәгатьнең төрле тармакларында – күргәзмә эшчәнлеге, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру буенча ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сүз булды.


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2-4 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә Россия нефть-газ сәнәгатенең иң эре чараларының берсе – Татарстан нефть, газ, химия форумы үткәрелә. Анда Казан дөньяның 9 иленең – Россия, Беларусь, Германия, Дания, Кытай, Польша, Чехия, Австрия, Һиндстанның 200дән артык компаниясен, шул исәптән Россия төбәкләренең 130лап предприятиесен, Татарстанның гына да 50дән артык предприятиесен бер урынга туплый. Россия нефть, газ, нефть химиясе сәнәгате өлкәсендәге эре чара саналган әлеге форум РФ Президенты, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә, оештыручылар ролендә – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг», «Татнефть», «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыятьләре, «Нефтеконсорциум» ябык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Фәннәр академиясе.


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

Агымдагы елның 2 – 4 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан нефть-газ форумы узачак. Форумны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оештыра.Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашачак. 

 

2015 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә булды һәм педагогларны, укучыларны һәм ата-аналарны Белем көне белән котлады. Әлеге гимназия шәһәрнең иң алдынгы уку йортларының берсе. 1991 елда ачылган  уку йорты бүген инновацион үсеш мәктәбе булып тора, ул сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, спорт үсешенә зур өлеш кертә, төрле республика бәйгеләрендә җиңүләр яулый. Р. Зарипов сүзләре белән әйткәндә, «гимназиядə үз эшлəренеӊ осталары булган мөгаллимнəр хезмəт куя. Шунысы куанычлы, гимназия алдынгы тəҗрибəле инновацион үсеш мəйданчыгы, «Алтын дəрəҗəгə ия булучы сəламəтлек мəктəбе”, “Дəрестəн тыш эшчəнлек” республика гранты һəм Бөек Җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышланган “ Җиӊүнеӊ таныш йөзлəре” республика гранты җиӊүчесе, шул ук вакытта татар көрəше буенча республика, рəсəй күлəмендə генə түгел, ə дөньякүлəм чемпионнар тəрбиялəүче уку йорты буларак та билгеле”.


28
август, 2015 ел
җомга
 

30 августта республика халкы Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов республиканың сәнәгать һәм сәүдә тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен әлеге бәйрәм белән котлады. Министр билгеләп үткәнчә, бу күркәм бәйрәм үз республикасы, аның шанлы тарихы һәм данлы эшләре белән горурлана торган һәркем өчен кадерле. Бүгенге Татарстан Россиянең куәтле, һәрвакыт үсештә булган төбәкләренең берсе, илдәге күп үзгәрешләрнең башлап җибәрүчесе.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры ветераннарга һәм хезмәткәрләргә Татарстаныбызның якты киләчәге хакына куелган хезмәттә зур уңышлар теләде.


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 27 августында  Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер «Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукциясен дә, «Газпром» ҖАҖ мәнфәгатьләрендә файдалануны киңәйтү» проекты юл картасын имзаладылар. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, юл картасын имзалау - Татарстан белән «Газпром» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим этап. «Әлеге документ безгә барлык ишекләрне дә ача. Без «Газпром»ның якындагы 5-10 елга перспективаларын беләчәкбез, бу күрсәткечләр буенча техник задание алачакбыз. Моннан тыш, безнең фәнгә, сәнәгатькә һәм мәгариф үзәгенә юл ачачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, «Газпром» республиканың күп предприятиеләре өчен иң эре заказчы. Компания үзе исә социаль юнәлешле булып кала һәм республика спорты өлкәсенә дә зур акчалар кертә.(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат үзәге материаллары файдаланылды).

 

Агымдагы елның 2 – 4 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан нефть-газ форумы узачак. Форумны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оештыра.Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашачак. 

 

2015 елның  27 августында Татарстан Республикасының Югары Ослан районында Иннополисны сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бүгенге вакыйга белән "Газпром" ААҖ тарафыннан тормышка ашырыла торган "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестиция проектының беренче этабы тәмамланды. 

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллер һәм  "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты.

Алексей Миллер сүзләренчә, бүгенге вакыйга  гадәти генә түгел, чөнки компания тарихында беренче тапкыр газ яңа шәһәргә бирелә, ә эшләрне башкаруга бер ел вакыт киткән.

 

 «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә  60 яшь. Предприятие (элеккеге исеме — «Таттрансгаз» ҖЧҖ)   1955 елда, «Миңлебай — Казан» магистраль газ үткәргече кулланылуга тапшырылганнан соң оеша. Әлеге магистраль сугыштан соң салынган өченче һәм Татарстанда беренче газ үтәргеч булып тора. Хәзерге вакытта «Газпром трансгаз Казан»  ҖЧҖтә 11 мең кеше эшли, алар гомуми озынлыгы  5,7 мең км магистраль газ үткәргечнең, 200 газ җибәрү станцияләренең, 700 дән артык җайга салу пунктларының эшен тәэмин итә. Республиканың  барлык 45 административ районы да табигый газ белән тәэмин ителгән. Ел саен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ РФ үзәк төбәкләренә, якын һәм ерак чит илләргә  260 млрд куб.м табигый газ озата, шул исәптән, 15 млрд. куб.м газ Татарстан Республикасы халкын, шулай ук Оренбург өлкәсенең 8 районын, Самара өлкәсенең кайбер районнарын, Ульяновск өлкәсен, Киров өлкәсен, Башкортостанны, Удмуртияне һәм Чувашияне тәэмин итә. 2006  елдан башлап Татарстан Республикасын газлаштыру программасы уңышлы эшләп килә. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып иганәчелек һәм хәйрия эше белән шөгыльләнү тора.


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарыТатарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республиканың авиатөзелеш предприятиеләре вәкилләре «МАКС-2015» халыкара авиация-космос салоны ачылышында катнашты, ул Мәскәү янындагы Жуковский шәһәрендә ачылды. Авиасалон күргәзмәләре 19 мең кв. м мәйданга урнашкан, алар арасында Татарстан Республикасы предприятиеләре – Казан вертолет заводы, С.П.Горбунов исемендәге, «Казан Гипронииавиапромы» АҖ, «Электроприбор», «Радиоприбор», «Элекон», заводлары, «Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы» ААҖ, В.И. Шимко исемендәге «НПО «Радиоэлектроника» бар. «МАКС-2015» халыкара авиация-космос салонын рәсми ачу тантанасында  Россия Президенты  Владимир Путин да катнашты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «МАКС-2015» халыкара авиация-космос салоны кысаларында  күргәзмәләр белән танышты, авиасалонда оештырылган махсус очу программасында катнашты, яңа җиһазлар белән танышты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарыТатарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» (ПАО ОАК) президенты Юрий Слюсарь һәм «Россия вертолетлары» холдингы  генераль директоры Александр Михеев белән очрашуда катнашты. Очрашу вакытында импортка чыгарыла торган продукция турында сөйләшү булды. Шулай ук РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән фикер алышу булды. (ТР Президенты Матбугат үзәге мәгълүматы файдаланылды).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International