2015 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов кытай корпорациясе «Гунда» (Харбин шәһәре) делегациясе белән очрашты. Очрашуда сәнәгатьнең төрле тармакларында – күргәзмә эшчәнлеге, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру буенча ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сүз булды.