ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында «МАКС-2015» 12 халыкара авиация-космос салонында катнаша.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре -  "КВЗ" ААҖ, «Туполев» САҖ филиалы -"С.П.Горбунов исем. КАЗ”, «Казанның Гипронииавиапром» АҖ, «Электроприбор» Казан заводы»ААҖ ААҖ, НПО “Симонов исем.НПО” АҖ, "ЭНИКС" ЯАҖ,  " "Радиоприбор" АҖ, “Элекон заводы” ААҖ, "Казан приборлар җыю конструкторлык бюросы" ААҖ, “В.И. Шимко исем. "НПО "Радиоэлектроника" ААҖ,  «КНИАТ» АҖ, «Тулпар Интерьер групп" ҖЧҖ, «Алабуга-Волокно» ҖЧҖ.

 

2015 елның 24 августында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәттахов Рашат Шакир улы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәкара багланышларны үстерү бүлеге башлыгы Хәсәнова Гүзәлия Лөгат кызына Кырым Республикасына һәм Севастополь шәһәренә ярдәм итү эшчәнлегендә актив катнашу өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәхмәтен тапшырды.


21
август, 2015 ел
җомга
 

2015 елның 21 августында Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов «Хәзерге заман мәгарифе  яңа стратегик ориентирлар – яңа хәл ителешләр» пленар утырышы кысаларында ассызыклаганча, Татарстан Республикасы төрле юнәлешләр буенча илнең модель төбәгенә әйләнде, соңгы биш ел эчендә без үсештә күпкә алга киттек.

 

2015 елның 22 августында "ПОЗиС" ААҖ коллективы «Сәламәтлек» ХIII гомүмзавод спартакиадасы нәтиҗәләрен чыгарачак. Иң әйбәт спортчылар «POZIS: спорт һәм хезмәт бергә баралар!» традицион корпоратив бәйрәм кысаларында бүләкләнәчәкләр.

Традицион рәвештә сергачлылар бәйрәмгә гаиләләре белән киләчәкләр. Бәйрәм программасында музыкаль- күңел ачу программасы, “Әти, әни, мин- спорт гаиләсе” эстафетасы, “POZIS брендына яшь сергачлы карашы” иҗадый бәйге оештырылачак.

Канат тарту һәм мини-футбол буенча ярышлар, ГТО нормаларын тапшыру, «Велотриал» клубы спортчыларының  чыгышлары каралган.


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 20 августында ЕлАЗның янгын сүндерүче дружиналарының  традицион ярышлары узды. Ярышларда сигез команда катнашты.

Жюри составына ПЧ-70 вәкилләре, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы һәм сәнәгать экологиясе хезмәте,  берләшмәнең профсоюз комитеты вәкилләре керделәр. Жюри билгеләгәнчә, ярышларда катнашучылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  белү буенча теоретик белемнәрен һәм шартлы янгын сүндерүдә практик осталыкларын яхшы күрсәттеләр.

Нәтиҗәләр буенча иң яхшы күрсәткечләр автотрактор җитештерүчеләре күрсәтте, икенче урында - инженер үзәге командасы, өченче урында – җыю цехы. Җингән командаларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

Әлмәттә "Татнефть" компанияләре төркеменең һәм төбәк хезмәт күрсәтү нефть предприятиеләренең төп һөнәрләр буенча яшь  хезмәткәрләр арасында ел саен уздырыла торган һөнәри бәйге уздырылды. Бәйге “Татнефть” кадрлар әзерләү үзәге полигонында узды. Анда структур оешмаларның, Компаниянең ярдәмче оешмаларының  һәм Татарстанның хезмәт күрсәтү предприятиеләренең  хезмәткәрләре катнашты.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырылды: “Нефть чыгару буенча иң яхшы буын”, “ППД буенча их яхшы буын”, “Нефтьне әзерләү буенча иң яхшы смена”, “ПСР иң яхшы вахтасы”, “Иң яхшы электросварщик”, “Бораулау буенча иң яхшы вахта”, “КРС буенча иң яхшы вахта”, “КИП һәм А иң яхшы  слесарь”, "Иң яхшы электромонтер-линейщик”, “Иң яхшы электромонтер-ремонтник”, “иң яхшы йөртүче”, “Иң  яхшы токарь“.

2015 елда һөнәри белгечлек буенча бәйге 45 тапкыр уздырылды. Беренче урынны - "Альметьевнефть" КБДДУ, икенче урынны- "Елховнефть", өченче урынны - "Ямашнефть" яулады.

 

2015 елның 19 августында Казанда III Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (КБО) форумының пленар утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнашты.

Чара кысаларында социаль юнәлешле КБОларының иң әйбәт социаль практикалары күргәзмәсе оештырылган иде, шул исәптән “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенә кергән оешмалар тәҗрибәсе дә күрсәтелде.


19
август, 2015 ел
чәршәмбе
 

Казан вертолетлар заводы (КВЗ) предприятиенең 75 еллык юбилеен бәйрәм итү уңаеннан, «75 добрых дел. Без булдырабыз! Мы можем!» волонтер акциясен оештыра. Җәй башында башланган әлеге программа кысаларында завод хезмәткәрләре үзләре сайлап алган хәйрия проектларын гамәлгә ашыралар. Акция кысаларында волонтерлар донорлар булып, кан бирәләр, хәйрия фондлары өчен акча җыялар, хосписларда балалар бәйрәмнәре оештыралар, балалар бакчаларында һәм балалар йортларында вак ремонт эшләре белән шөгыльләнәләр, парклар, скверлар, җәмәгатчелек ял итә торган зоналарны чистарталар, хуҗасыз калган хайваннар йортларына ярдәм итәләр.

Предприятиенең мөһим хәйрия программаларының берсе – Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан балалар йорты белән хезмәттәшлеге. Казан вертолетлар заводы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итә. Предприятие балаларга өстәмә белем алырга, БДИ әзерләнергә һәм вузга керергә ярдәм итә. Балалар өчен бәйрәмнәр оештыра, заводның футбол турнирларыда балаларның катнашуын оештыра һәм башкалар.


18
август, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 18 августында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында «Нәфис - Биопродукт» яңа май экстракциясе заводын эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.

Яңа завод — «Нәфис - Биопродукт» май орлыгын тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү комплексын төзүнең йомгаклау этабы, ул шулай ук эксплуатациягә тапшырылган майларны рафинатлау заводы һәм шешәләрдә май, майонез һәм соуслар чыгару заводы да керә. Яңа куәтләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә «Нәфис» компанияләр төркеме елына 1 млн. тонна май орлыгы эшкәртәчәк.

 

2015 елның 17 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкилләре белән видеоконференц  элемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә республика министрлыклары, ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы вәкиллекләре җитәкчеләрен Татарстан Республикасы катнашкан эре халыкара чаралар хакында хәбәр итте, алар арасында:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International