2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республиканың авиатөзелеш предприятиеләре вәкилләре «МАКС-2015» халыкара авиация-космос салоны ачылышында катнашты, ул Мәскәү янындагы Жуковский шәһәрендә ачылды. Авиасалон күргәзмәләре 19 мең кв. м мәйданга урнашкан, алар арасында Татарстан Республикасы предприятиеләре – Казан вертолет заводы, С.П.Горбунов исемендәге, «Казан Гипронииавиапромы» АҖ, «Электроприбор», «Радиоприбор», «Элекон», заводлары, «Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы» ААҖ, В.И. Шимко исемендәге «НПО «Радиоэлектроника» бар. «МАКС-2015» халыкара авиация-космос салонын рәсми ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «МАКС-2015» халыкара авиация-космос салоны кысаларында күргәзмәләр белән танышты, авиасалонда оештырылган махсус очу программасында катнашты, яңа җиһазлар белән танышты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» (ПАО ОАК) президенты Юрий Слюсарь һәм «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Александр Михеев белән очрашуда катнашты. Очрашу вакытында импортка чыгарыла торган продукция турында сөйләшү булды. Шулай ук РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән фикер алышу булды. (ТР Президенты Матбугат үзәге мәгълүматы файдаланылды).