Казанда нефть, газ, химия форумы булачак

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
 

Агымдагы елның 2 – 4 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан нефть-газ форумы узачак. Форумны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оештыра.Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашачак. 

Барлыгы форумда Россиянең 40 шәһәреннән һәм 22 илдән 201 предприятие, шул исәптән Татарстаннан 50 компания катнашачак. Экспозициянең 50 процентын Россия җитештерүчеләре күргәзмәләре тәшкил итәчәк. Форум кысаларында тармаклар буенча "Нефть, газ, нефть химиясе", "XXI экотехнологияләре һәм җиһазлары", "GEO-Казан: Геологик эзләнү, геодезия, картография" күргәзмәләре эшлиячәк. 

Быелгы форум эшендә федераль хакимият органнары, Россия төбәкләре һәм якын чит илләр: Беларусь, Казахстан, Әзәрбайҗан, һәм Төрекмәнстан делегацияләре катнашачак. Россиянең эре нефть компаняләре вәкилләре: "Лукойл", "Газпром", "Газпром нефть", "Роснефть", "Сибур Холдинг" һәм башкалар катнашачак. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, әлеге күргәзмә Татарстан өчен мөһим чара булып тора. Республиканың нефть, газ тармаклары предприятиеләре нык үскән, югары технологиягә ия предприятиеләр һәм алар Татарстан бюджетын формалаштыруда мөһим  урынны алып тора.  Аларның нәтиҗәле эшләве үз чимал базасы булуга һәм аннан нәтиҗәле файдалануга бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International