2015 елның 27 августында Татарстан Республикасының Югары Ослан районында Иннополисны сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бүгенге вакыйга белән "Газпром" ААҖ тарафыннан тормышка ашырыла торган "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестиция проектының беренче этабы тәмамланды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллер һәм "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты.
Алексей Миллер сүзләренчә, бүгенге вакыйга гадәти генә түгел, чөнки компания тарихында беренче тапкыр газ яңа шәһәргә бирелә, ә эшләрне башкаруга бер ел вакыт киткән.