Татарстанның "Газпром" белән хезмәттәшлеге ныгый

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 27 августында  Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер «Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукциясен дә, «Газпром» ҖАҖ мәнфәгатьләрендә файдалануны киңәйтү» проекты юл картасын имзаладылар. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, юл картасын имзалау - Татарстан белән «Газпром» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим этап. «Әлеге документ безгә барлык ишекләрне дә ача. Без «Газпром»ның якындагы 5-10 елга перспективаларын беләчәкбез, бу күрсәткечләр буенча техник задание алачакбыз. Моннан тыш, безнең фәнгә, сәнәгатькә һәм мәгариф үзәгенә юл ачачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, «Газпром» республиканың күп предприятиеләре өчен иң эре заказчы. Компания үзе исә социаль юнәлешле булып кала һәм республика спорты өлкәсенә дә зур акчалар кертә.(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат үзәге материаллары файдаланылды).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International