«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ – 60 яшь

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
 

 «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә  60 яшь. Предприятие (элеккеге исеме — «Таттрансгаз» ҖЧҖ)   1955 елда, «Миңлебай — Казан» магистраль газ үткәргече кулланылуга тапшырылганнан соң оеша. Әлеге магистраль сугыштан соң салынган өченче һәм Татарстанда беренче газ үтәргеч булып тора. Хәзерге вакытта «Газпром трансгаз Казан»  ҖЧҖтә 11 мең кеше эшли, алар гомуми озынлыгы  5,7 мең км магистраль газ үткәргечнең, 200 газ җибәрү станцияләренең, 700 дән артык җайга салу пунктларының эшен тәэмин итә. Республиканың  барлык 45 административ районы да табигый газ белән тәэмин ителгән. Ел саен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ РФ үзәк төбәкләренә, якын һәм ерак чит илләргә  260 млрд куб.м табигый газ озата, шул исәптән, 15 млрд. куб.м газ Татарстан Республикасы халкын, шулай ук Оренбург өлкәсенең 8 районын, Самара өлкәсенең кайбер районнарын, Ульяновск өлкәсен, Киров өлкәсен, Башкортостанны, Удмуртияне һәм Чувашияне тәэмин итә. 2006  елдан башлап Татарстан Республикасын газлаштыру программасы уңышлы эшләп килә. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып иганәчелек һәм хәйрия эше белән шөгыльләнү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International