Казан вертолетлар заводында яңа агрегат-җыю корпусы ачылышы узды

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
 

10 сентября 2015 елның 10 сентябрендә “Россия вертолетлары” холдингына кергән Казан вертолетлар заводында модернизацияләү программасы кысаларында, Ми-8/17, "Ансат" һәм Ми-38 вертолетлары өчен яңа агрегат-җыю корпусын файдалануга тапшырды. Әлеге яңалык  җитештерүчәнлеген һәм эшләп чыгарган продукциянең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук "Россия вертолетлары"на дөнья авиация базарында көндәшлеккә сәләтле өстенлекләр тәэмин итәчәк.

75 еллыгын билгеләп үтүче Казан вертолет заводының агрегат-җыю корпусын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько, "Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Александр Михеев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы  сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, КВЗ генераль директоры Вадим Лигай һәм башка рәсми затлар карады.

Мәртәбәле кунаклар "Ми-8/17", "Ансат", "Ми-38" серияле вертолетлар өчен заводның яңа корпусында урнашкан фюзеляжлар җыю зонасын һәм детальле җыю мәйданын карады. Яңа бинада яңгыр камерасы да бар, анда тропик яңгыр имитациясе вакытында вертолет герметиклыкка тикшерелә.

Яңа корпусны карап, Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводына килү һәм аның уңышларына сөенүнең күңелле күренеш булуын билгеләп үтте. "Бу Татарстанның әйдәп баручы машина төзү предприятиесе, аңа 75 ел тулды, - дип белдерде республика лидеры. - Бүген сез заманча җитештерү ачасыз, ул соңгы еллардагы бөтен дөнья стандартларына җавап бирә. Без сезнең уңышларга сөенәбез". Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Казан вертолет заводы - бюджет барлыкка китерүче предприятие, ул 54 млрд сум күләмендә табыш бирә. Ул билгеләп узганча, завод республика бюджетын формалаштыруда катнашып кына калмыйча, Татарстанның барлык социаль проектларында да катнаша. Ул тагын бер тапкыр завод хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм алга таба да чәчәк атуын теләде.

Россия оборона министры исеменнән завод хезмәткәрләрен Юрий Борисов котлады. "Россия Оборона министрлыгы - сезнең заводның иң төп заказчыларының берсе һәм сезнең бервакытта да безне уңайсыз хәлдә калдырганыгыз булмады һәм киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм", - диде ул. Аның сүзләренчә, соңгы елларда завод яхшы якка үзгәрде.

Александр Михеев та КВЗны юбилее белән котлады һәм бу еллар дәверендә күп нәрсә эшләнүне ассызыклады. Ил продукциясен дөнья базарларына күбрәк чыгару өчен тагын да күп тырышырга кирәклеген билгеләп үтте ул. "Без вертолетлар җитештерү буенча дөньяда 4-5 урынны билибез һәм бу позицияне саклап калырга теләр идек. Агрегат-җыю цехын файдалануга тапшыру - югары технологияле продукция җитештерү һәм дөнья базарларында көндәшлек тудыру өчен җитди адымнарның берсе", - дип белдерде ул.

Аннары кунаклар Ми-38 беренче серияле вертолетның фюзеляжына чакырылды һәм аңа яңа цех ачу символы булган детальне беркетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International