Казан вертолетлар заводының 75 еллык юбилеен билгеләделәр

2015 елның 11 сентябре, җомга
 

2015 елның 10 сентябрендә «Татнефть Арена» боз спорт сараенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан вертолетлар  заводына нигез салуга 75 елга багышланган тантаналы чара узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгатьһәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Александр Михеев, «Казан вертолетлар заводы» ҖАҖ генераль директоры Вадим Лигай, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны бәйрәм белән котлады. Ул Казан вертолет заводын Татарстан һәм Россиянең иң заманча предприятиеләренең берсе дип атады. Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, быел ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә. "Әлеге җиңүгә зур өлешне Казан вертолет заводы да керткән, ул сугыш вакытында 11200 самолет җитештергән, бу дәвердә заводта эшләүчеләргә рәхмәт, без моны беркайчан да онытмаячакбыз", - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

"Без белән горурланабыз. Бүген Казан вертолет заводы эре "Россия вертолетлары" холдингына керә. Казан вертолетлар заводының потенциалы  һәм үсеш перспективаларыз гаять зур Предприятиенең әһәмите турында сөйләсәк, бүген бу 54 млрд. сумлык товар продукциясе, бу 13 млрд.", - дип ассызыклады Р.Н. Миңнеханов. Ул шулай ук КВЗның юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәте белән билгеләнеп үтүен әйтте.

Аннары Казан вертолетлар заводының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International