Алабугада «Макдоналдс»ның беренче рестораны ачылды

2015 елның 11 сентябре, җомга
 

2015 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Алабугада «Макдоналдс»ның   беренче рестораны ачылышында катнашты.  

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә  министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, дөньякүләм танылган ресторан челтәренең Татарстан территориясендә 21-нче рестораны ачылды.

“Июнь башында “Алабуга” махсус икътисадый зонасында "Макдоналдс"  өчен “тәэмин итүчеләр шәһәре” ачылды. Монда ресторан челтәрен барлык кирәкле продукция  белән тәэмин итәрлек кластер формалаша. “Татарстан белән “Макдоналдса” арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләре алга таба тагын да үсәчәк”, дип ышаныч белдерде Равил Зарипов.

Алабуга шәһәре халкы алдындагы  чыгышында, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә  министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “безнең республика – Россия Федерациясенең хәрәкәтчән үсешле һәм конкурентлылыкка сәләтле төбәк. Татарстан –төп икътисадый  күрсәткечләр буенча лидер. Бу уңышлар- республика җитәкчелеге һәм халкының уртак эффектив эчшәнлек  нәтиҗәсе”.

Мәгълүмат өчен:

Татарстан Республикасында “Макдоналдс”ның 21 рестораны эшли, хезмәткәрләр саны - 2 мең кеше.

«Макдоналдс» ресторанындагы залда  73 утырту урыны, җәйге мәйданчыкта – 40 урын. Хезмәткәрләр саны – 65. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International