2015 елның 7 сентябрендә Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шәһәр активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Татарстан башлыгы Ул билгеләгәнчә, Чаллы – Татарстан Республикасы өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә стратегик шәһәр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада бүген эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла: «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы, «ТАИФ-НК» заманча нефть эшкәртү комплексы, «Аммоний» аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү комплексы.
Масштаблы проектларның күбесе Кама кластеры территориясендә гамәлгә ашырыла, ул якындагы 10 елга республика икътисадын үстерүнең төп ноктасы итеп алынды. «2020 елга сәнәгать җитештерү күләмен 3 мәртәбә –2 трлн. сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Кластер үзәге – Чаллы шәһәре. Бу шулай ук бик зур әһәмияткә ия», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.