Нефть һәм газ сәнәгате – Татарстан Республикасы һәм гомумән илебез икьтисадының нигезе, ул табыш базасын формалаштыра һәм алга таба үсеш чыганагы булып тора.
Моның хакта 2015 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чараларында белдерде.
Бәйрәм чараларында нефть сәнәгате ветераннары, хезмәткәрләр, «Татнефть» нефть, газ чыгару идарәләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан республикасы министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән хөрмәтле кунаклар, Татарстан Республикасының нефть өлкәләре муниципаль район башлыклары катнаштылар.
Әлмәтнең меңләгән халкы һәм кунаклары җыелган мәйданында республиканың нефть тармагы үсеше һәм «Татнефть» компаниясе тарихы турындагы театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. «Татнефть» компанияләр төркеменең алдынгы хезмәткәрләре тантаналы парад булып уздылар. Алар арасында – нефть чыгаручы, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр, нефть һәм нефть эшкәртү, нефть продуктларын сату предприятиеләре хезмәткәрләре.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында нефтьчеләрнең республика икътисадына һәм социаль үсешенә керткән өлешенә югары бәя бирде һәм барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Тармак ветераннарына ул аеручы рәхмәт сүзләре җиткерде.