Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында Россиядә беренче мәртәбә җиңел двигательләр җитештерү буенча чит ил компаниясе заводы эшли башлады.
FordSollers заводын эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
FordSollers двигательләр заводы – чит ил маркасы җиңел двигательләрен җитештерү буенча Россиядә беренче завод. Әлегә кадәр бездә җыела торган автомобильләр өчен моторлар читтән кертелә иде. «Алабуга» предприятиесендә двигательләр FordSollers УП Россия заводларындагы Ford автомобильләре өчен җитештереләчәк. Беренче модель – 1,6 Ti-VCT Sigma бензин двигателе. Бу модификация белән Россиядә җитештерелә торган Focus, EcoSport, Fiesta автомобильләренең кимендә 30%ы тәэмин ителәчәк. Башта елына 105 мең мотор чыгарылачак, тора-бара куәт 200 меңгә җиткереләчәк.
Инвестицияләр күләме 275 миллион доллар, заводта 200 эш урыны булдырылган. FordSollers беренче вице-президент Адиль Ширинов сүзләренчә, завод хезмәткәрләренең 95 проценты Алабуга һәм Чаллыда яши.
Двигательләр өчен төп тәшкилиятләр (цилиндр блогы, буынлы вал, блок башы) «Заволжский моторный завод» ААҖ һәм «Группа ГАЗ» Россия компанияләре тарафыннан китереп торылачак. Кабызып җибәрү шәмнәрен – Bosh Россия заводы, мотор маен «Лукойл» китереп торачак.