2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Хальдор Топсе» компаниясе президенты Бъерне Клаус белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты «Хальдор Топсе» компаниясенең Татарстанның стратегик партнеры булуын һәм киләчәчәктә дә аның белән хезмәттәшлек итәргә кызыксынуын ассызыклады. “Бүгенге көндә сезнең технологияләр безнең предприятиеләребездә уңышлы эшли”,- диде Рөстәм Миңнеханов. - Алар ТАНЕКО һәм «Аммоний» комплексында кулланалар. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, «ТАИФ» компанияләр төркеме предприятиеләре буенча эш дәвам итә, яңа катализаторларны булдыру һәм аны җитештерүдә куллану эшчәнлеге шактый перспективалы күренә.
Очрашу кысаларында «Хальдор Топсе» һәм Казан федераль университет, шулай ук «Хальдор Топсе» һәм Казан милли тикшеренү технологик университеты арасында килешүләр имзаланды.