2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты.
Татарстан Республикасының нефть, газ химиясе комплексының төп предприятиеләре гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча 136,6 млрд сум керем алды, бу үткән ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә күбрәк.
Директорлар советында хәбәр ителгәнчә, НГХКның җитештерү күләме 1,7 % ка артты. Китерелгән продукция күләме 14 % ка артты - 848 млрд сумга кадәр. Төп предприятиеләр 304 млрд. сум өстәмә бәя җитештергәннәр.
Нәтиҗәдә Татарстан бюджетына химия һәм нефть химиясенең төп предприятиеләреннән керем, узган ел белән чагыштырганда, 2,1 мәртәбә артты, ә "ТАИФ-НК"дан түләүләр кимеде. Барлыгы НГХКнең эре компанияләре республика һәм җирле бюджетка 37 млрд сум түләнде.
Төп капиталга инвестицияләр үсеше дә күзәтелә. "ТАНЕКО" һәм "ТАИФ-НК" компанияләре - Россиядә аз санлы заводлар арасында нефтьне тирән эшкәртү җайланмаларын вакытында сафка кертергә тиеш булган предприятиеләр. "Аммоний" комплексын төзү тәмамланды.
Республикада нефть чыгару гыйнвар - сентябрь айлары нәтиҗәсе буенча 1,7 %ка арткан. "Татнефть" 19 млн. 885 мең тонна чыгарган, кече компанияләр - 5,3 млн. тонна. Узган ел белән чагыштырганда, "Татнефть" кереме 12 % арткан, шул исәптән экспорт 29 %ка арткан. Компания сату рентабельлеген саклап кала алды.
"КВАРТ"та һәм "Химград" резидентларында финанс күрсәткечләрнең кимүе күзәтелә. Ә «Нәфис Косметикс», «Түбән Кама нефть химиясе» һәм «Казаноргсинтез»да керем арткан. «Карпов исем. химия заводы», «Менделеевсказот», «Нижнекамсктехуглерод» һәм «Татнефть» шиналар комплексы зыян күрми башлаган.