Джибути Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Али Камил әфәнде белән очрашу

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Джибути Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Али Камил әфәнде белән очрашу узды.

Очрашу кысаларында Татарстан һәм Джибути Республикларының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясе узды. Шулай ук катнашучылар машина төзелеше, төзелеш, туризм, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

Татарстанга визит кысаларында Джибути Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чаллыдагы «КАМАЗ» һәм «КИП – мастер» индустриаль паркы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International