Түбән Камада «ТАИФ-НК» заводында «Eвро-5» стандартлы бензин җитештерүе эшләтеп җибәрелде

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 11 ноябрендә Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖ «Eвро-5» стандартлы бензин җитештерүе эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

"ТАИФ-НК" Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Автомобиль һәм авиация бензинына, реактив двигательләр өчен дизель һәм судно ягулыгы һәм мич мазутына таләпләр турында"гы техник регламенты кабул ителгәнче үк "Евро-5" стандартлы бензин җитештерә башлый. Шул ук вакытта заводта түбәнрәк класслы бензин чыгару тулысынча туктатылачак. "Евро-5" класслы товар бензинын җитештерүгә күчү өчен предприятиедә заманча технологияләр кертү буенча кайбер чаралар башкарылды.

Бүгенге көндә  "ТАИФ-НК" ААҖ автобензиннар җитештерү күләме елына 600 мең тонна тәшкил итә. 2016 елда яңа төзелә торган нефтьнең авыр калдыкларын тирән эшкәртү комплексы эшли башлаганчы, «Евро-5» сыйфатлы автобензин елына 530 мең тоннага якын җитештереләчәк. Ул эшли башлагач, заводның куәте елына 680 мең тоннага кадәр артачак.

Хәзерге вакытта компания стратегик инвестицион проект - нефтьнең авыр калдыкларын тирән эшкәртү комплексы  төзелеше бара. 

Тантаналы чарада чыгыш ясап, Татарстан Президенты "ТАИФ-НК"ны илнең нефть эшкәртү тармагындагы иң инновацион мәйданчыгы дип атады. Ул ассызыклаганча, "ТАИФ" компанияләр төркеме бүгенге көндә бик күп җитди проектлар тормышка ашыра һәм "ТАИФ-НК" аның иң төп предприятиеләренең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International