"Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Татарстан Республикасы профсоюзы” иҗтимагый оешмасының XXIII хисап-сайлау конференциясе узды

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 11 ноябрендә Казанда “Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Татарстан Республикасы профсоюзы” иҗтимагый оешмасының XXIII хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренең профсоюз хезмәткәрләре катнашты.

Чара кысаларында түбәндәге сораулар каралды:

  • предприятиеләрдә хезмәткәрләрне социаль яктан яклау, хезмәт куркынычсызлыгын саклау, вакытында эш хакын түләү, бүгенге икътисадый шартларда эш урыннарын булдыру һәм саклау;
  • яшьләрнең социаль- икътисадый ихтыяҗларын яклау, аларны профсоюзлар агымына тарту;
  • “Роспрофтекстильлегпром” һәм текстиль һәм җиңел сәнәгать өлкәләренең  эш бирүчеләр берләшмәләре белән берлектә булдырылган дәүләт ярдәме чаралары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International