Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең утырышы узды

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
 

2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең беренче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашында киңәйтелгән форматта узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиягә үзгәртү турындагы указны 13 октябрьдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указына нигезләнеп имзалады. "Аның беренчел бурычлары - Россия Президенты каршындагы коррупциягә каршы совет һәм аның президиумы карарларын башкаруны тәэмин итү", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Шулай итеп, Россиянең бөтен территориясендә коррупциягә каршы системада стандартлаштыру һәм билгеле вертикаль урнаштыру турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Бу эшне мониторинглау максаты белән Россиянең барлык субъектлары өчен квартал саен хисап ясалачак. Коррупциягә каршы көрәш буенча субъектлар рейтингын эшләү көтелә". Аның сүзләренә караганда, һәр җитәкче тиешле эшне оештыру өчен җаваплылык тоярга тиеш.

Комиссия республиканың дәүләт хезмәтен башкаручы затларга карата мәнфәгатьләр низагы мәсьәләләрен караячак. Шәхси мәнфәгатьләр буенча чикләүләр катгыйланды. Ул хәтта файда алган вазыйфаи затларга карата гына түгел, ә алар белән якын туганлык мөнәсәбәтләрендә булучыларга да кагыла. Моннан тыш, хокук бозучыларга җаваплылык арттырылган, эштән азат итү дә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советның элек башкарган эшенә дә нәтиҗә ясады. Узган елда советның эшчәнлеге коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә  ашыру, дәүләт идарәсен ачык итү, контроль эшчәнлектә һәм статистика хисабында тәртип салу, бюджет акчаларын һәм дәүләт милкен кулланганда хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде, бигрәк тә җир белән эш иткәндә.

Кабул ителгән чаралар арасында Рөстәм Миңнеханов арттырып язуларны кыскарту буенча эшне билгеләп үтте. Шулай итеп, 2013 елда совет эше йомгаклары буенча, статистика хисабын дөрес язмау нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы җитештерү линиясе буенча бюджетка дистәләгән миллионлык зыян китерелгән. Су саклау зоналары буенча да охшаш вазгыять. "Җир асты байлыклары, урман һәм су - һәркем куллана алырлык безнең уртак байлык, әмма су янына килеп тә булмый диярлек, -  барысын да уратып алганнар һәм хосусый төзелеш эшләре бара. Урманда коттеджлар төзелгән, агачларны кисәләр. Кызганычка каршы, һәр районда законсыз карьерлар эшли", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Агымдагы елда арттырып язу фактлары урманчылык өлкәсендә күзәтелгән. Алар булмаган хокук бозулар буенча ялган беркетмәләр төзегән. 75 җинаять ачыкланган”, - диде Президент

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International