«Нәтиҗәле процесслар – югары җитештерүчәнлек» VI Халыкара Лин-форумы» темасына брифинг

2011 елның 15 ноябре, сишәмбе
2011 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Нәтиҗәле процесслар – югары җитештерүчәнлек” VI Халыкара Лин-форумы»на багышланган брифинг үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, “КАМАЗ” ААҖ, Чаллы һәм “Кама аръягы” төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы, Туполев ис. КДТУ вәкилләре, федераль һәм республика ММЧ журналистлары катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева журналистларга Татарстан Республикасында “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү турында һәм Казан шәһәрендә үткәреләчәк VI Халыкара Лин-форум хакында сөйләде. Аның әйтүенчә, республика предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлегенә Лин-технологияләрне кертү эшенә Татарстан җитәкчеләре һәртөрле ярдәм күрсәтә. Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, “Сакчыл җитештерү” максатчан программасы концепциясе эшләнде, 2011-2013 елларга “Сакчыл җитештерү”не кертү буенча максатчан программа булдырылды. Лин-технологияләрне кертү эшен координацияләү Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына йөкләнде.
Бүген республика икътисадының төрле өлкәләрендә: машина төзелеше, җиңел промышленность, нефть химиясе, энергетика, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм элемтә, ТКХ, сәламәтлек саклауда 80 нән артык предприятие һәм оешмалар Лин-технологияләрне кертү проектына кушылды. Республиканың машина төзелеше предприятиеләре: “КАМАЗ”, “ЕЛАЗ”, “КМПО”, “ПОЗИС”, «Казанькомпрессормаш», «КВЗ», «Горький ис. Зеленодольск судно төзү заводы», «Горбунов ис. КАҖБ» ААҖ, «Алнас», «Казан электротехника заводы» һәм башкалар Лин-технологияләрне кертүдә әйдәп баручылар.
Республикада зур тираж белән уку-укыту әсбабы нәшер ителде. Туполев ис. ГДТУда “Сакчыл җитештерү” буенча диплом эшләре якланды. Һөнәри әзерлек курслары барлыкка килде. 2010 елда предприятиеләрнең 1000, агымдагы елда 1 500 хезмәткәре өйрәнү узды.
Лин-технологияләрнең яңа юнәлеше – “Сакчыл шәһәр” проекты (хәзерге вакытта “Сакчыл шәһәр – Әлмәт” проекты гамәлгә ашырыла).
Республикабызда системалы рәвештә ведомствоара эшче төркем, сакчыл җитештерү принципларына нигезләнгән җитештерү системаларын үстерү буенча регионара Координация советы эшли. Әлеге Совет составына Татарстан, Башкортостан, Удмурт республикалары, Краснодар крае, Пенза һәм Самара өлкәләре вәкилләре керә.
“Халыкара Лин-форумнар уздыру – “Сакчыл җитештерү”не кертү буенча тәҗрибә уртаклашу, ирешелгәннәрне башкаларга да күрсәтүнең иң нәтиҗәле алымнарының берсе”, – дип билгеләп үтте Гөлнара Әхмәдиева.
2009 елдан бирле барлыгы биш Лин-форум үткәрелде, аларда Татарстан, Удмурт, Чуваш, Мордва, Башкортостан, Марий Эл республикалары, Самара, Курган, Свердловск, Тамбов, Мәскәү һәм Киров өлкәләре, Краснодар крае предприятиеләренең 2000гә якын вәкиле катнашты.
Министр урынбасары журналистларга “Нәтиҗәле процесслар – югары җитештерүчәнлек” VI Халыкара Лин-форумы»ның максаты, программасы, анда катнашучылар хакында сөйләде. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та катнашачак.
Чара “КАМАЗ” ААҖ, Чаллы һәм “Кама аръягы” төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оешырыла.

Форумның партнерлары: «Лин - Коучинг» компаниясе (Бөекбритания), «McKinsey&Co» компаниясе (Бөекбритания), Кайдзен институты (Мәскәү шәһәре).
Форумда РФ дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, халыкара Лин-тренерлар, Россия Федерациясенең эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашачак.
Форумның максатлары:

• Предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә “Сакчыл җитештерү” принциплары нигезендә җитештерү системаларын үстерүнең заманча концепциясен һәм стратегияләрен күрсәтү;
• сыйфатны яхшырту һәм предприятиеләрнең, оешмаларның конкурентлылык сәләтен арттыру мөмкинлекләрен күрсәтү;
• “Сакчыл җитештерү” инструментларын кертү буенча ирешелгән казанышларны күрсәтү.

Форум программасында пленар утырыш, мастер-класслар, тематик дискуссияләр уздыру каралган. Докладлар белән дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, Россиянең һәм Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре, Кайдзен институты (Мәскәү шәһәре) вәкилләре, Бөекбритания Лин-тренерлары чыгыш ясаячак.
Форум Казан шәһәре, Ершов ур.,1 адресы буенча урнашкан «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексының «Корстон 1» биюләр залында үтәчәк, 2011 елның 22 ноябрендә сәгать 10.00да, катнашучыларны теркәү сәгать 09.00дан башлана.

“КАМАЗ” ААҖ җитештерү системаларын үстерү комитеты рәисе Игорь Медведев Халыкара Лин-форум кысаларында булачак мастер-класслар программасы белән, шулай ук “КАМАЗ” ААҖ гамәлдәге җитештерү системасының төп принциплары белән таныштырды.
Чаллы һәм “Кама аръягы” төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры, Идарә рәисе Юрий Петрушин брифингта катнашучыларга ССПның “Сакчыл җитештерү” принципларын пропагандалау һәм кертү буенча эшчәнлеге хакында сөйләде.

Казан дәүләт техник университетының икътисад һәм предприятиеләр белән идарә итү кафедрасы җитәкчесе Газиз Мингалиев Туполев ис. КДТУның сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен “Сакчыл җитештерү” тематикасы буенча өйрәтү тәҗрибәсе хакында бәян итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International