Мәскәүгә эшлекле сәфәр

2011 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2011 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры РавильЗарипов эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәренә китте. Эшлекле сәфәр кысаларында РавильЗарипов Россия Федерациясе һәм Чех Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча Хөкүмәтара комиссиянең Россия өлеше утырышында катнашачак.

Утырышта түбәндәгеләр катнаша: Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе, Россия Федерациясе һәм Чех Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча Хөкүмәтара комиссиянең Россия өлеше рәисе Александр Жуков, Россия Федерациясе һәм Россия регионнарының министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре вәкилләре, экспертлар.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
• комиссиянең алтынчы утырышы карарын үтәү йомгаклары;
• Россия-чех мөнәсәбәтләренең сәяси ягы, бу хезмәттәшлекнең шартнамәчел-хокукый базасы;
• энергетика, нефть и газ промышленносте өлкәсендә хезмәттәшлек итү;
• промышленность өлкәсендә хезмәттәшлек итү;
• транспорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү;
• фәнни-техник һәм инновация өлкәсендә хезмәттәшлек итү;
• хәрби-техник хезмәттәшлек итү;
• финанс һәм банк эшләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү;
• стандартизация, метрология һәм тәңгәллекне бәяләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү;
• туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү;
• Чехия белән хезмәттәшлек итү буенча Эшлекле Совет;
• Комиссия утырышын үткәрүнең оештыру мәсьәләләре.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Татарстан Республикасы һәм Чех Республикасы арасында хезмәттәшлек хакында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International