Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Словениянең Автомобиль кластеры арасында хезмәттәшлек итү хакында килешү төзелде
2011 елның 14 ноябре, дүшәмбе
2011 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Словениянең Автомобиль кластеры вәкилләре белән очрашты. Бу очрашу хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышу, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Словениянең Автомобиль кластеры арасында хезмәттәшлек итү хакында килешүгә кул кую максатыннан үткәрелде.
Чарада Татарстан Республикасы ягыннан “КНИАТ” ААҖ җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы структур бүлекчәләре вәкилләре; Словения делегациясе ягыннан – Словения Республикасы Автомобиль кластеры идарәче директоры Бушен Душан, Словения Республикасының Казандагы икътисадый вәкиллеге директоры Филипич Видко катнашты.
Түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышынды:
• Татарстан Республикасы автокомпонентлар җитештерүчеләренең конкурентлылык сәләтен арттыруның уртак проектын гамәлгә ашыру, аларның дөньяда автокомпонентлар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлеге, предприятиеләр һәм ярдәм итү институтлары арасында элемтәләрне үстерү, Татарстан Республикасы һәм Словения автокомпонентлар җитештерүчеләре арасында багланышлар булдыру. Проект координаторы итеп Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы билгеләнде.
• Словения Автомобиль кластерының «КНИАТ» ААҖ белән партнерлыгы программасы.
• Татарстан Республикасы автокомпонентлар җитештерүчеләре ассоциациясен төзү.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов республиканың автомобиль җитештерү өлкәсе хакында сөйләде, Словениянең автомобиль кластеры предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүдә кызыксыну белдерде, республика предприятиеләренең һәм Словения предприятиеләренең үзара файдалы хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләрен билгеләп үтте, автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә уртак эшче төркем булдыруны тәкъдим итте.
Словения Республикасының Автомобиль кластеры идарәче директоры Бушен Душан Словениянең Автомобиль кластерын презентацияләде, ул автомобиль җыелмаларын ташучы 54 компаниядән һәм 6 тикшеренү үзәгеннән гыйбарәт. Бушен Душан Словениягә Автомобиль кластерын өйрәнү өчен килергә тәкъдим итте.
Очрашуда Равиль Зарипов һәм Бушен Душан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Словениянең Автомобиль кластеры арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.
Хезмәттәшлекнең максаты – Татарстан Республикасының һәм Словениянең автокомпонентлар җитештерү секторы төп көчләрен берләштерү, техник хезмәттәшлекне үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү, заманча технологияләрне куллану.
Мәгълүмат өчен:
2011 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасының Словения Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше 1,9 млн. доллар тәшкил итте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.