Россия Федерациясе һәм Чех Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең VII утырышы

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе
2011 елның 10-12 ноябрьләрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Чех Республикасында Россия Федерациясе һәм Чех Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең (алга таба – Комиссия) VII утырышында катнашачак.
Равиль Зариповның Чехиягә визиты кысаларында түбәндәгеләр планлаштырыла:
• «Зетор» (Zetor) компаниясе җитәкчелеге белән очрашу;
• «ТОСКУРЖЕН» («Альта» холдингы кече предприятиесе) компаниясе җитәкчелеге белән очрашу;
• Россия Федерациясе һәм Чех Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең пленар утырышында катнашу.

Комиссиянең рәистәшләре: Комиссиянең Россия ягы рәисе – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков, Комиссиянең Чех ягы рәисе – Чех Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Коцоурек.
Утырышта Комиссиянең VII утырышы нәтиҗәләре буенча түбәндәге документлар имзаланачак:
• Россия Федерациясе һәм Чех Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең җиденче утырышы беркетмәсе;
• Модернизацияләү мәнфәгатьләрендә партнерлык турындагы декларациягә кул кую;
• «Корпорация Урал Промышленный – Урал Полярный» ААҖ һәм «Экспортное гарантийное и страховое общество» (ЕГАП) АҖ арасында стратегик хезмәттәшлек һәм финанслауга ярдәм итү турында килешү.
Мәгълүмат өчен:
2011 елның гыйнвар-август айларында Россия һәм Чехия арасында товар әйләнеше 2010 елның шул чоры белән чагыштырганда 39,1% ка артты һәм 8,95 млрд. доллар тәшкил итте, шул исәптән, Россия экспорты – 5,82 млрд. доллар (33,4%ка артты), импорты – 3,13 млрд. доллар (51,0% ка артты).
2010 елда Татарстан Республикасы һәм Чехия арасында тышкы товар әйләнеше 82 млн. доллар, 2011 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча икеяклы тышкы товар әйләнеше 57,7 млн. доллар тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International