Заманча IT-технологияләрне кулланып предприятие белән идарә итүне камилләштерү

2011 елның 1 ноябре, сишәмбе
2011 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов министрлыклар, предприятиеләр, оешмалар һәм уку йортлары җитәкчеләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда "Заманча технологияләрне кулланып предприятие белән идарә итүне камилләштерү" киңәшмәсен әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.
Әлеге киңәшмә 2011 елның 9 ноябрендә IT-паркта (Петербург урамы,52) булачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашачак.

Киңәшмәне оештыручылар: Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, югары технологияләр өлкәсе технопаркы IT- парк.
Катнашучылар: Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың сәнәгать предприятиеләре, фәнни-уку йортлары, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әйдәп баручы компанияләр җитәкчеләре.



Киңәшмә программасы:
8.00-8.30
Катнашучыларны теркәү
8:30- 8:50 IT-технологи
яләр күргәзмәсен карау
9.00-10.30
Чыгышлар, мәсьәләләр хакында фикер алышулар, киңәшмәнең карарын кабул итү

Докладлар:
 
• Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Х. Зарипов ("Сәнәгатьне үстерү программасын гамәлгә ашыруда мәгълүмат технологияләренең роле");
• Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.А. Никифоров ("Предприятиенең  IT- инфраструктурасын оештыруга заманча якын килү");

• «Оптик системалар и технологияләр» ФҖК ААҖ генерал
ь директоры С.В. Максин ("Концерн предприятиеләре белән электрон холдинг идеологиясен кулланып идарә итүне камилләштерү");

• Мәгълүмат технологияләре идарәсе башлыгы – «Татнефть» ААҖ баш инженеры урынбасары А.П. Беспалов
(«Татнефть» ААҖ предприятиеләрен нәтиҗәле идарә итү инструменты буларак мәгълүмат технологияләре»);

• «Казаньоргсинтез» ААҖ  Мәгълүмат технологияләре идарәсе башлыгы М.А.Хәбибуллин («Казаньоргсинтез» ААҖ мәгълүмат технологияләрен куллану тәҗрибәсе»);

• «ICL-КПО ВС» ААҖ генераль директоры В.В.Дьячков («Идарә итүнең мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге заманча юнәлешләр»);

• «КАМАЗ» ААҖ Мәгълүмат һәм коммуникацияләр технологияләре үзәге директоры М.Ю.Носов («КАМАЗ» ААҖ SAP кертү һәм Татарстан Республикасын мәгълүматлаштыру тенденцияләре»).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International