2011 елның 26 октябрендә “Татарстан Республикасында сыйфат көннәре” кысаларында “КАМАЗ” ААҖ “Сыйфатны камилләштерү – озак хезмәттәшлекнең нигезе” конференциясе булды. “КАМАЗ” ачык акционер җәмгыятен металл, материаллар белән тәэмин итүче җитмештән артык Россия компанияләре һәм чит ил фирмалары – эшлекле партнерлар сыйфатка кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Татарстанның Россиядә Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында “Сыйфат атнасы” уздырыла торган бердәнбер төбәк булуы хакында билгеләп үтте. “КАМАЗ”дагы конференция”, – диде министр урынбасары, – бу программаны йомгаклый, мин алдынгы технологияләрне кертү буенча үткәрелә торган чараларда катнашучыларның күп булуына бик шат”.
Докладлар һәм белдерүләр белән Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Тольятти, Волгоград кунаклары чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, “Рус регистры” сертификацияләү ассоциациясе, укыту-консультация һәм консалтинг үзәкләре вәкилләре сыйфатка кагылышлы һәм техник җайга салуны реформалау, сыйфат менеджментын, сертификацияләүне, предприятиеләрнең җитештерү системаларын үстерү кысаларында СМК һәм “Сакчыл җитештерү” интеграциясен камилләштерү өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләрен карады.
Докладлар белән «КАМА ҮФ», «КНОРР-БРЕМЗЕ КАМА», «КАММИНЗ КАМА», «Федерал Могул Чаллы» уртак предприятиеләре менеджерлары чыгыш ясады.
Конференциядә катнашучылар автомобильләр заводының, двигательләр заводының һәм уртак предприятиеләрнең җитештерү мәйданчыкларында, “КАМАЗ” ААҖ башкарма дирекциясендә тематик секцияләрдә катнашты.