Предприятие белән заманча IT-технологияләр кулланып идарә итүне кертү һәм камилләштерү

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе


2011 елның 9 ноябрендә “Предприятие белән заманча IT-технологияләр кулланып идарә итүне кертү һәм камилләштерү” киңәшмәсе үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе, югары технологияләр өлкәсе технопаркы IT- парк оештыра.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, фән-мәгариф учреждениеләре, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әйдәп баручы компанияләр җитәкчеләре катнаша.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов билгеләп үткәнчә, киңәшмәнең максаты – IT-технологияләрне республиканың сәнәгать предприятиеләренә кертү мәсьәләләре, әлеге технологияләрне куллануның функциональ өлкәләрен билгеләү, мәгълүмат системаларын булдыручылар һәм аны кулланучылар туплаган тәҗрибәне алмашу.

”Предприятие белән идарә итүдә заманча IT-технологияләр куллану яңа әйберләр эшләп чыгару срогын кыскартырга, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерергә һәм эшләп чыгарылган продукциянең конкурентлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә”, – дип ассызыклый Равиль Зарипов.

Сәнәгатьтә идарә итү технологияләре:
• «Сакчыл сәнәгать» технологиясе;
• ERP – системасы (ингл. Enterprise Resource Planning Systems – предприятие ресурсларын планлаштыру системасы);
• электрон документ әйләнеше;
• электрон «рөхсәт кәгазе», эш вакытын исәптә тоту һәм оптимальләштерү.
Лин-технологияләр («Сакчыл сәнәгать» технологияләре) хәзерге вакытта республика икътисадының төрле өлкәләрендә 80нән артык предприятиедә кулланыла. «Сакчыл сәнәгать» технологияләрен куллануны тулысынча үзләштергән сәнәгать предприятиеләре бу эштә әйдәп баручылар. “2011-2013 елларга Татарстан Республикасында "Сакчыл сәнәгать" проектын кертү” максатчан программасы Концепциясе расланды, программаны эшләү төгәлләнде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Туполев исемендәге КГТУ базасында һәм Чаллы шәһәрендә “Закамье» ТПП базасында ике уку-укыту үзәге төзелде. «Сакчыл сәнәгать» технологияләрен сәнәгать мәйданнарына яраклаштыру буенча предприятиеләр белән системалы эш алып барыла. Туполев исемендәге КГТУ уку-укыту программаларына «Сакчыл сәнәгать» курсы кертелде.
Гади, ләкин нәтиҗәле мәгълүмат технологияләре дә: электрон документ әйләнеше, электрон табель республиканың сәнәгать предприятиеләрендә уңышлы кулланыла.
ERP-системалар (предприятие ресурсларын планлаштыру системалары) кертү катлаулырак бурыч булып тора. Бу системалар предприятиенең эчке һәм тышкы ресурларын (салым һәм кадрлар исәбе, бухгалтерия, хисаплылык, төп чаралар, финанс, проектлар, сервис, реализация һәм логистика белән идарә итү) үз эченә ала һәм алар арасында мәгълүмат алмашуны тәэмин итә.
Предприятиеләрдә ERP-системаларны кертү мәсьәләсен хәл итү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек югары квалификациягә ия булган белгечләр хәзерләү мөһим. Республикада бу өлкәдә Казан (Идел буе) федераль университеты, Туполев исемендәге Казан фәнни-техник тикшеренүләр университеты эшли. Бу уку йортлары IT-технологияләр өлкәсендәге эре предприятиеләр белән хезмәттәшлек итүне үстерә.
Үз программ продуктларын эшләү һәм аларны республиканың сәнәгать предприятиеләренә кертү өлкәсендә «ICL-КПО ВС» ААҖ компаниясе эш тәҗрибәсе дә игътибарга лаек. Әлеге эшнең бер юнәлеше – җитештерү процесслары белән идарә итүдә Data-үзәк IT – паркы ресурсларын куллану.
Равиль Зарипов фикеренчә, “үткәрелә торган киңәшмә – республика предприятиеләренә IT- технологияләрне кертү буенча системалы эшнең беренче этабы. Кызыксынучы министрлыклар, ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, экспертларның комплекслы уртак эше генә мәгълүмат технологияләрен республикада сәнәгать предприятиеләренең конкурентлылыгын арттыру өчен куллануның тулы системасын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International