ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 24 апрелендә "Алабуга" аерым икътисадый зонасында "Форд-Соллерс" уртак предприятиесе чимал ташучылары конференциясе булачак. Чимал ташучылар өчен Татарстан Республикасы территориясендәге мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов чыгыш ясаячак.

19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 19 апрелендә КНИТУ–КАИ стеналарында “Яз-2012” вакансия ярминкәсен ачу тантанасы булды. Әлеге чара программасы кысаларында республиканың әйдәүче предприятиеләренең, оешмаларының һәм фирмаларының вакансия ярминкәсе оештырылды; бу предприятие һәм оешмаларны тәкъдим итү үткәрелде; вуз тәмамлаучыларның эшкә урнашу мониторингына багышланган түгәрәк өстәл булды.

18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
 

2012 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы телләре турында законнарны гамәлгә ашыру советы утырышы булды.  Анда Россия регионнарында яшәүче татарларның белем алуга ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә Татарстан Республикасы вәкиллекләренең роле турында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И.Мингалиев чыгыш ясады.


17
апрель, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "КНИАТ" ААҖтә булды. Республика башлыгы компания казанышлары белән танышты һәм технопаркны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Президент игътибарына «ИТЦ-КНИАТ» резидентлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта технопаркта 73 резидент теркәлгән. Резидент-компанияләрнең акча әйләнеше 2011 елда 700 млн. сум тәшкил итте, биредә барлыгы 1200 кеше эшли.
2012 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Халыкара икътисадый консорциум вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуда Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы һәм Халыкара икътисадый консорциум эшчәнлеге презентациясе булды.

13
апрель, 2012 ел
җомга
Россия Федерациясе Хөкүмәте Әфганстандагы Бөтендөнья азык-төлек программасына 41 КАМАЗ автомобиле бүләк итте. Бу мөлкәтнең (40 йөк автомобиле һәм бер матди-техник тәэмин итү автомобиле) гомуми бәясе – 2,7 миллион доллар тәшкил итә, ул илнең ерак районнарына азык-төлек ташу өчен файдаланылачак. Бүләк ителгән автомобильләрнең һәрберсе 14 тонна авырлыктагы йөк ташырга сәләтле. Шулай итеп, Әфганстандагы Бөтендөнья азык-төлек программасы автомобильләр паркы 174 берәмлек булды.

12
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Гөлнара Әхмәдиева Түбән Новгород Япон үзәге директоры Митихиро Хамано белән очрашты.
Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышу булды:
• сәнәгать консалтингы;
• «Сакчыл җитештерү» фәлсәфәсен һәм инструментларын кертү;
• энергияне сак тоту;
• белем бирү программаларын гамәлгә ашыру;
• халык сәнгать һөнәрчелеген үстерү.
2012 елның 12 апрелендә Казанга Удмурт Республикасы делегациясе килде. Делегациянең җитәкчесе – Удмурт Республикасы Сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары В. Лашкарев, максаты – технопарклар һәм индустрия парклары булдыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү.
Удмуртия делегациясе Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, “Идея” технопаркында булачак.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы һәм Удмурт Республикасы арасында регионаара товар әйләнеше 2010 елда 4,3 млрд. сум тәшкил итте.
2011 елның 7 апрелендә БМО Генераль Ассамблеясының махсус пленар утырышында 12 апрель Халыкара космоска очу көне дип игълан ителгән резолюция кабул ителде. Резолюцияне кабул итүдә 60тан артык дәүләт катнашты. Россиядә 1962 елдан алып 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның 12 апрелендә Ю.А. Гагарин “Восток” космик кораблендә “Байконур” космондромыннан старт алып, җир тирәли очыш ясый. Бу вакыйга 108 минут дәвам итә.

11
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 11 апрелендә "Белем. Карьера" махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева ведомствоара түгәрәк өстәл эшендә катнашты һәм "Сәнәгать тармагы өчен белгечләрне эш бирүче таләпләреннән чыгып әзерләүнең нәтиҗәлелеге турында" чыгыш ясады. Ул "сәнәгать тармагы өчен белгечләрне эш бирүче таләпләреннән чыгып әзерләүнең белем бирү баскычларына бәйле булуы" хакында бәян итте.
Г. Әхмәдиева чыгышында уртак фикер алышуны һәм хәл итүне таләп итүче түбәндәге проблемаларга тукталды:
• белгечнең компетенциясенә һөнәри стандартларның һәм төгәл таләпләр булмавы;
• башлангыч һәм урта һөнәри белем абруеның түбән булуы;
• белгечләр әзерләү системасының икътисад, хезмәт базары таләпләренә туры килмәве;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International