ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 4 декабрендә “Россия Саклык банкы” ААҖ президенты –идарә рәисе Герман Греф Татарстан Республикасына визиты кысаларында Чаллы шәһәренә килде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхрәзиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов һәм башка рәсми затлар озатып йөрделәр. Чаллыда Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов "Развитие" индустриаль паркының төзелеш мәйданчыгында булдылар. Мондый муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль парк булдыру индустриаль мәйданчыкларга ярдәм итү кысаларында “Россия Саклык банкы” тарафыннан финансланачак.
Визит кысаларында "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин белән “Россия Саклык банкы” ААҖ президенты – идарә рәисе Герман Греф "КАМАЗ” автомобиль заводы белән “Россия Саклык банкы” ААҖ арасында стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф барында “Россия Саклык банкы” ААҖ белән Чаллы башкарма комитеты арасында һәм "КАМАЗ" ААҖ белән "Сбербанк Лизинг" ААҖ арасында килешүгә имза салынды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, “Россия Саклык банкы” – безнең стратегик партнерыбыз”. Президент әйтүенчә, республика җитәкчелеге “Россия Саклык банкы” белән муниципаль дәрәҗәдә индустриаль мәйданчыклар булдыру буенча хезмәттәшлек итәргә җыена.
Республиканың “Россия Саклык банкы” белән перспективалы уртак проектлары да бар, шул исәптән, күчмә офислар булдыру, “Россия Саклык банкы” терминалларын дәүләт хезмәт күрсәтүләре өчен файдалануа, заманча идарә процессларын гамәлгә кертү.

 

             2013 елның 4 декабрендә “Ford Sollers” компаниясе Татарстан Республикасында автокомпонентлар белән тәэмин итүче Россия һәм халыкара компанияләр катнашында конференция үткәрде. Конференциядә Россиядә компанияләрнең локализация мәсьәләләре каралды.

             Чаллыда  “Ford Sollers” заводының конференц–залында узган чарада компаниянең   потенциаль һәм хәзерге тәэмин итүче 60 компания катнашты.

             Конференциянең төп темалары – автокомпонентларны җитештерү өлкәсендәге Россиядә автомобиль базарының хәзерге торышы, Россиядә глобаль тәэмин итүчеләр һәм аларның мөмкинчелекләре, Татарстан Республикасының инвестиция җәлеп итүчәнлеге, “Ford” модельләре өчен компонентлар  җитештерүче компанияләрне сайлау һәм җәлеп итү.

         2014 елда Чаллыда  “Ford Sollers” заводының өченче җитештерү мәйданчыгында  “Ford EcoSport” яңа модель чыгаруга аерым игътибар бирелде.  


3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 3–4 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов житәкчелегендәге Татарстан делегациясе Азәрбайҗан Республикасына барачак.
Делегация составында – “КАМАЗ” тышкы сәүдә компаниясе” ЯАҖ, “Горький исем. суднотөзү заводы” ААҖ, “Серго исем.завод” җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “ЕлАЗ” җитештерү берләшмәсе” ААҖ, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ предприятиеләре җитәкчеләре бар.

2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 1 декабрендә Зеленодольск шәһәрендә (Горький исем.мәдәният йортында) Татарстан Республикасы Cәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, Татарстан Республикасы халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармония солисты Резеда Галимова, «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов катнашында “Эшче яшьләр иҗаты”ның Республика телевизион фестиваленең гала- концерты узды.

29
ноябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 28 ноябрендә Казахстан Республикасы Оборона министры урынбасары – КР Генштаб башлыгы, генерал-полковник Сакен Җасузаков җитәкчелегендәге делегация “КАМАЗ” ААҖ килде. Делегацияне ТР Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин каршы алдылар.
Визит программасы кысаларында кунакларга «Ремдизель» заводын күрсәттеләр (автомобиль техникасын ремонтлау буенча “КАМАЗ” партнеры).
Казахстан делегациясе автомобиль заводын һәм компаниянең фәнни-техник үзәген карады, аларга шулай ук заводның продукциясе күрсәтелде һәм автомобильләрдә тест- драйв оештырылды.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 28–29 ноябрендә Кызылорда акимы Крымбәк Кушербаев җитәкчелегендәге казах делегациясе Татарстан Республикасына визит белән килде.
Программа кысаларында Казахстан Ренспубликасының Кызылорда өлкәсе делегациясе «ТАНЕКО» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «ИТ-парк», «Химград» технополисын карадылар.
Казах делегациясе вәкилләре “Евразия икътисади интеграциясе: уңышлар һәм проблемалар” халыкара форумның пленар утырышында катнашачаклар. Казан Федераль университетында казах студентлары белән очрашачаклар.
2013 елның 28 ноябрендә Алабугадагы “Ford Sollers” заводы конвейрыннан 50 меңенче Ford автомобиле төште.
Алабугадагы “Ford Sollers” заводында Ford автомобильләрен җитештерү 2012 елда башланды. Хәзерге вакытта предприятиедә Explorer, Kuga, Transit, Tourneo Custom, Ford S-MAX и Ford Galaxy модельләре җитештерелә. Тулы цикл технологиясе буенча җитештерелгән “Ford Kuga” кроссоверын җитештерү 2013 елның апрелендә, ә тулы цикл технологиясе буенча җитештерелгән беренче Ford Kuga смарт- кроссоверын җитештерү - октябрьдә башланып китте.
“Ford Sollers” Алабугада двигательләр җитештерү буенча завод төзүне дәвам итә, әлеге завод 2015 елда эшли башлыячак.
2013 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Велес Капитал» инвестицияләр төркеме җитәкчеләре белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
“Россия вертолетлары” холдингына керә торган “Казан вертолет заводы” Россия Федерациясе Оборона министрлыгына “Ми-8МТВ-5” хәрби–транспорт вертолетларын һәм “Ансат-У” өйрәнү вертолетлары партиясен җибәрде.
“Россия вертолетлары” холдингы Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлек итә. 2012 елда “Россия вертолетлары” өчен дәүләт заказы 1,5 тапкырга, шул исәптән, “Казан вертолет заводы” өчен дә, артты.

27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 27 ноябрендә Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесендә һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Татарстан Республикасының башкаласына бөтен республикадан төрле дәүләт һәм шәһси предприятиеләрнең вәкилләре килде. Иң яхшы товар исемен яулар өчен, икътисадның төрле тармакларының 234 предприятиесе 439 төрле продукциясен һәм хезмәтен бәйгегә тәкъдим иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International