Россия Федерациясе Оборона министрлыгына «Ми-8МТВ-5» һәм «Ансат-У» вертолетларының яңа партиясе җиткерелде

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
“Россия вертолетлары” холдингына керә торган “Казан вертолет заводы” Россия Федерациясе Оборона министрлыгына “Ми-8МТВ-5” хәрби–транспорт вертолетларын һәм “Ансат-У” өйрәнү вертолетлары партиясен җибәрде.
“Россия вертолетлары” холдингы Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлек итә. 2012 елда “Россия вертолетлары” өчен дәүләт заказы 1,5 тапкырга, шул исәптән, “Казан вертолет заводы” өчен дә, артты.
Россиянең хәрби структуралары өчен исәпләнгән “Ми-8МТВ-5” хәрби–транспорт вертолетлары 4000 кг кадәр йөк һәм техника ташу өчен билгеләнгән. Вертолет шулай ук эзләнү–коткару эшчәнлеге һәм төрле махсус бурычлар башкару өчен файдаланачак.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгына тапшырылган “Ансат-У” өйрәнү вертолетлары, уртак дәүләт сынауларын үтеп, 2009 елдан кулланылышта.
“Ансат-У” Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан очучы составны винтлары классик схемада урнашкан вертолетлар белән
идарә итүне өйрәтү макасатыннан файдаланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International