“Россия Саклык банкы” белән Татарстан арасында хезмәттәшлек үсә

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
 

2013 елның 4 декабрендә “Россия Саклык банкы” ААҖ президенты идарә рәисе Герман Греф Татарстан Республикасына визиты кысаларында Чаллы шәһәренә килде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхрәзиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов һәм башка рәсми затлар озатып йөрделәр. Чаллыда Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов "Развитие" индустриаль паркының төзелеш мәйданчыгында булдылар. Мондый муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль парк булдыру индустриаль мәйданчыкларга ярдәм итү кысаларында “Россия Саклык банкы” тарафыннан финансланачак.

Визит кысаларында "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин белән “Россия Саклык банкы” ААҖ президенты – идарә рәисе Герман Греф "КАМАЗ”  автомобиль заводы белән “Россия Саклык банкы” ААҖ  арасында стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.  Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф барында “Россия Саклык банкы” ААҖ  белән Чаллы башкарма комитеты арасында һәм "КАМАЗ" ААҖ белән "Сбербанк Лизинг" ААҖ арасында килешүгә имза салынды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча,Россия Саклык банкы” – безнең стратегик партнерыбыз”. Президент әйтүенчә, республика җитәкчелеге  Россия Саклык банкы” белән муниципаль дәрәҗәдә индустриаль мәйданчыклар булдыру буенча хезмәттәшлек итәргә җыена.

Республиканың Россия Саклык банкы” белән перспективалы уртак проектлары да бар, шул исәптән, күчмә офислар булдыру, Россия Саклык банкы”  терминалларын дәүләт хезмәт күрсәтүләре өчен файдалануа, заманча идарә процессларын гамәлгә кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International