Татарстан делегациясенең Әзербәйҗан Республикасына визиты

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
2013 елның 3–4 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов житәкчелегендәге Татарстан делегациясе Азәрбайҗан Республикасына барачак.
Делегация составында – “КАМАЗ” тышкы сәүдә компаниясе” ЯАҖ, “Горький исем. суднотөзү заводы” ААҖ, “Серго исем.завод” җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “ЕлАЗ” җитештерү берләшмәсе” ААҖ, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ предприятиеләре җитәкчеләре бар.
Бакуда Татарстан Республикасы делегациясе милли лидер Гейдар Алиевның каберенә һәм “Мәңгелек ут Мемориалына” чәчәкләр кую тантанасында катнашачак.
Азәрбайҗан Республикасына визит кысаларында Азәрбайҗан Республикасының беренче вице–премьеры Я.Әюбов, Азәрбайҗан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Ш.Мостафаев, Азәрбайҗан Республикасы энергетика министры Н.Алиев, гадәттән тыш эшләр министры К.Гейдаров, Азәрбайҗан Республикасы транспорт министры урынбасары М.Панахов, Дәүләт Нефть Компаниясе президенты Р.Абдуллаев белән очрашулар булачак дип көтелә. Очрашулар кысаларында Татарстан Республикасының нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплекслары презентацияләре булачак, икеяклы хезмәттәшлек турындагы мәсьәләләр каралачак.
Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Сангачаль нефть терминалы һәм Сумгаит технологик паркы белән танышачаклар.
Баку бизнес үзәгендә үткәрелә торган бизнес –форум кысаларында Татарстан һәм Азәрбайҗан эшлекле даирәләренең адреслы очрашулар булачак.
Мәгълүмат өчен:
2013 елның гыйнвар–сентябрь айларында Татарстан Республикасы белән Азәрбайҗан Республикасы арасындагы үзара тышкы сәүдә әйләнеше 160,5 млн. долл., шул исәптән, экспорт күләме – 155,1 млн. долл., импорт –5,4 млн. долл. тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International