ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 14 декабрендә “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында “Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестиваленең гала–концерты узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән быел беренче тапкыр үткәрелде. Фестивальнең зона этаплары Татарстан Республикасының Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск шәһәрләрендә 14 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр уздырылды. Иң көчле командалар 10–12 декабрьдә Казанда үткәрелгән суперфиналда очрашты.
“Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестивалендә республиканың төрле тармактагы предприятиеләренең 40 команда составында 18 –35 яшьтәге 400 якын белгеч чыгыш ясады («Камаз», «Нижнекамскнефтехим», «ПОЗиС», «Алабуга автомобиль заводы», «.С.П.Горбунов исем. КАПО», «Казан вертолет заводы» һәм башкалар).

13
декабрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 24 декабрендә “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында “Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестиваленең гала–концерты узачак. “Эшче яшьләр иҗаты”ның Республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Созвездие–Йолдызлык» оешмасы белән берлектә оештырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклавынча, “Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә оештырылган “Эшче яшьләр иҗаты”ның Республика телевизион фестивале җитештерүдә эшләүче яшьләрнең профессиональ үсеше өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән, эшче һәм инженерлык белгечлекләренең абруен арттыру, Татарстан Республикасы оешмаларында һәм предприятиеләрендә яшьләрнең иҗатын үстерүгә багышланган”.

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 11 декабрендә Алабуга заводының җитештерү мәйданчыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга багышланган “Флагман” инновацион проектын төгәлләү һәм «Флагаман-2», «Флагман-3» проектларын башлап җибәрүгә багышланган тантаналы чара булып узды. Ул Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының хезмәт кешесен пропагандалау, эшче һәм инженер белгечлекләренең абруен арттыру өлкәсендәге эшчәнлеге, шулай ук республикада “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркем эше кысаларында үткәрелде.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 9-10 декабрендә Красноярск краеның инвестицияләр һәм инновацияләр министры урынбасары Петр Чижиков җитәкчелегендәге Красноярск крае делегациясе Татарстан Республикасына визит белән килде. Делегация составында – Красноярск краеның администрация вәкилләре, «Лизинговая компания «Дельта» ҖЧҖ, «Региональная тепловая компания» ААҖ, «РОСАТОМ» ядер энергиясе буенча дәүләт корпорациясенә кергән «Электр химия заводы» сәнәгать берләшмәсе», «Красный Яр АҖ» ЯАҖ, «ФанНано» ҖЧҖ. Красноярск крае делегациясен Татарстан Республикасы министр урынбасары Рашат Фәттахов каршылады.
Визит кысаларында делегация «Химград» технополисында һәм «Идея» технопаркында булачак, индустриаль мәйданчыклар эшчәнлегенең тәҗрибәсе белән һәм Татарстанның инновация үсеше белән танышачак.
Мәгълүмат өчен:
2012 елда Татарстан Республикасы белән Красноярск крае арасында товар әйләнеше 5 млрд.сум, шул исәптән, чыгару - 4,6 млрд. сум, кертү - 0,4 млрд.сум тәшкил итте.

9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Cәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева “Татарстан бизнесы” тапшыруы авторы һәм алып баручысы Тимур Бикмурзинга биргән интервьюсында “Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестивале турында сөйләде.
Гөлнара Әхмәдиева әйтүенчә, “Эшче яшьләр иҗаты”ның Республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннанан оештырыла. Фестивальнең төп максатлары – җитештерүдә эшләүче яшьләрнең профессиональ үсеше өчен шартлар булдыру, эшче һәм инженерлык белгечлекләренең абруен арттыру, Татарстан Республикасы оешмаларында һәм предприятиеләрендә яшьләрнең иҗатын үстерү”.

7
декабрь, 2013 ел
шимбә
2013 елның 6 декабрендә Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге энергетика өлкәсендәге фән–мәгариф кластерының координация Советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһмановов, Казан дәүләт энергетика университеты җитәкчеләре, эре энергетика компанияләре һәм республиканың профессиональ көллиятләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Координация Советы утырышында 2013 елгы фән–мәгариф кластер эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2014 елга бурычлар, энергетика өлкәсендәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның әлеге кластерның профессиональ мәгариф учрежденияләре арасындагы элемтәләр билгеләнде, 2014 елга абитуриентларны кабул итү һәм икенче елга координация Советы утырышлары буенча фикер алыштылар.

6
декабрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 6 декабрендә Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге энергетика өлкәсендәге фән–мәгариф кластерының координация Советы утырышы узачак. Утырышта Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһмановов, Казан дәүләт энергетика университеты җитәкчеләре, эре энергетика компанияләре һәм республиканың профессиональ көллиятләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
2013 елның 3–4 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов житәкчелегендәге Татарстан делегациясе Азәрбайҗан Республикасында булды.
Делегация составында – “КАМАЗ” тышкы сәүдә компаниясе” ЯАҖ, “Горький исем. суднотөзү заводы” ААҖ, “Серго исем.завод” җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “ЕлАЗ” җитештерү берләшмәсе” ААҖ, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ предприятиеләре җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре бар иде.

5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге" оешуына 20 ел тулуы белән оешма җитәкчеләрен һәм коллективын тәбрик итте. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге" коллективы җитәкчесенә Алевтина Кудрявцевага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Рәхмәт хатын тапшырды.
2013 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева Казан илкүләм тикшеренү технология университетында «Казан илкүләм тикшеренү технология университетының 2013 ел Отличнигы» премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Премиядә җиңүчеләрен сәламләп, Гөлнара Әхмәдиева, «Казан илкүләм тикшеренү технология университетының 2013 ел Отличнигы» премиясендә катнашучыларын һәм җиңүчеләрен узган буын галимнәрен, тикшерүчеләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен алмаштырыр өчен абруйлы дәрәҗәдәге белгечлекләр, дип атады. “Үзегезнең уңышларыгыз белән сез хәзерге чор яшьләребездә шактый олы интеллектуаль һәм социаль потенциал барлыгын раслыйсыз”, – дип ассызыклады.
Г.Әхмәдиева әйтүенчә, Татарстанда яшьләрне республиканың инновацион үсеш процессларына җәлеп итү һәм яшьләр арасында эшче һәм инженерлык белгечлекләренең абруен арттыру мәсьәләләренә күп игътибар бирелә. Республиканың социаль – икътисади үсешендәге, мәгариф һәм фән өлкәсендәге, җәмәгатьчелек эшчәнлегендәге казанышлары өчен университетның укытучыларына, хезмәткәрләренә һәм студентларына Гөлнара Әхмәдиева зур рәхмәтләрен белдерде.
Шәһәр хуҗалыгы өчен яңа экологик полимер агач белән тулыландырган материаллар уйлап чыгарганы өчен, “Елның фәнни ачылышы” номинациясендә җиңеп чыккан, Казан илкүләм тикшеренү технология университетының 4 курс студенты Илнар Фәйзуллинга Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева бүләк тапшырды.
Мәгълүмат өчен:
“Елның отличнигы” – ел саен Казан илкүләм тикшеренү технология университеты тарафыннан бирелә торган премия. Премия 2006 елдан һәр декабрь саен ел нәтиҗәләрен йомгаклап, 11 номинациядә бирелә: “Иң яхшы журналист”, “Ел аспиранты”, “Елның фәнни ачылышы”, “Ел проекты”, “Елның спорт казанышы”, “Ел иҗаты”, “Елның иҗади шәһесе”, “Җәмәгать эшлеклесе”, “Елның студентлар оешмасы”, “Гран–При”. Җиңүчеләр биш билгесе формасында статуэтка һәм кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырыла. «Гран-при» номинациясендә җиңүче Казан илкүләм тикшеренү технология университетының иң яхшы студенты исемен яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International