ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Татарстан Республикасында стандартлашу, метрология һәм сынау дәүләт региональ үзәге”, “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесендә һәм “Россиянең 100 иң яхшы товарлары” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чарасы уздыралар.

25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән “Европа бизнесы Ассоциациясе” коммерцияле булмаган партнерлык арасында үзара аңлашу турында Килешүгә кул куйды. Әлеге Килешү Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиковның “Европа бизнесы Ассоциациясе” генераль директоры Франк Шауфф белән булган очрашу кысаларында имзаланды.
2013 елның ноябрендә “Түбән Камашина” ААҖең югары сыйфатлы продукция җитештерүдә һәм эффектив идарә итү методларын куллануда ирешкән нәтиҗәләре өчен, “Дан Залы” Бөтенроссия сыйфат оешмасы составына керүе БСО Идарәсе карары нигезендә гамәлгә куелды.

22
ноябрь, 2013 ел
җомга
22 ноябрьдә Мәскәүгә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов регионнарда энергия нәтиҗәлеген үстерү буенча халыкара форумда катнаштылар (үтәлү мониторингы һәм тәҗрибә белән уртаклашуны күпләтү мәсьәләләре).
Бөтенроссия киңәшмәсе Россия Федерациясе төбәк үсеше министры И.Слюняев җитәкчелегендәге энергия нәтиҗәлеге һәм энергияне саклау буенча “ENES – 2013” II халыкара форумы кысаларында узды. Бөтенроссия киңәшмәсендә Россия Федерациясендә энергетика министры урынбасары А.Инюцын, Тамбов өлкәсе губернаторы О.Бетин һәм башкалар катнаштылар.
2013 елның 21–23 ноябрендә Татарстан Республикасы делегациясе “ENES-2013” энергия саклау буенча II халыкара конференция–күргәзмәдә катнашты. Мәскәүдә үтә торган “ENES-2013” энергия саклау буенча II халыкара конференция–күргәзмәдә катнашкан делегация составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, республиканың министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр һәм фәнни оешмалар вәкилләре.
Форумда Татарстан Республикасы 7 темага бүленгән бердәм экспозиция рәвешендә тәкъдим ителә: Татарстан Республикасында энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау сәясәтен реализацияләү, реаль икътисад тармагында энергия нәтиҗәлелеге, энергетика кластеры, бюджет өлкәсендә һәм торак–коммуналь хуҗалыктагы дәүләт сәясәте, аграр сәнәгать секторында энергия ресурс нәтиҗәле технологияләр, энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр һәм белем бирү проектлары, 2011–2012 елларда энергия саклау өлкәсендәге программа кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру өчен, бүленгән федераль бюджет акчасын файдалану.
2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтын нигез салуның 25 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Рашат Фәттахов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтының социаль һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор Людмила Абуталиповага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов әйтүенчә, Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институты Россиянең алдынгы махсуслаштырылган вузларның берсе. Эшләү дәверендә институт 14 белгечлек буенча 6 меңнән артык республика һәм Россия регионнары җиңел сәнәгать предприятиеләре өчен белгечләр әзерләде.
10 елдан артык институтта «TASIC» халыкара программасы кысаларында Россия–Италия дизайн мәктәбе, «Стиль времени», «Модерн» мода студентлар театры эшли, халыкара, регион һәм шәһәр студентлар иҗаты күргәзмәләре һәм фестивальләр үткәрелә.
2003 елдан Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институты республиканың җиңел сәнәгате белгечлекләре буенча үткәрелә торган фестивальләргә методик һәм оештыру ярдәме күрсәтә.
2013 елның 20-21 ноябрендә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен Татарстан Республикасында билгеләп үтә торган “Сыйфат көннәре” кысаларында Чаллыда “КАМАЗ” ААҖ һәм “Иделбуе сыйфат үзәге” белән берлектә “Сыйфат –хәзерге заман автомобиль сәнәгатенең конкурентлылыгы нигезе” регионара конференциясе уздырды.
Конференциядә Белоруссиядән, Германия Республикасыннан, Башкортостаннан, Владимир, Волгоград, Курган, Түбән Новгород, Самара, Саратов өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Тула, Рязань, Липецк, Пермь һәм башка шәһәрләрдән 250 артык автомобиль сәнәгате белгечләре катнашты.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашында “Комплекслы энергетика системалары” ЯАҖ белән “Генерирующая компания” ААҖ арасында ниятләр Меморандумына кул куелды. Документны «КЭС» ЯАҖ генераль директоры Борис Вайнзихер һәм “Генерирующая компания”ААҖ генераль директоры Раузил Хазиев имзаладылар.
2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядәге һәм Үзәк Азиядәге президенты, "Сименс АГ" Вице-президенты Дитрих Мёллер белән булган очрашуда катнашты.

20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 20 ноябрендә Казанда Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы уза. Искәртеп үтәбез, Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы Россия Федерациясе Президенты һәм Төркия Республикасы Премьер-министры күрсәтмәләре буенча Югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең Россия-Төркия Советының беренче утырышы карарлары нигезендә гамәлгә куелды.
Әлеге форум хезмәттәшлек итүнең яңа юллары һәм ысуллары буенча фикер алышу һәм Россия–Төркия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга багышлан үзенә бер төрле мәйданчык булып тора. Бүген Казанда уза торган утырыш, Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы оешканнан соң, әлеге форум кысаларында беренче уздырыла торган утырыш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International